Зәй офыклары

Кызлар пицца пешереп, үзләрен сынап карадылар

“Радость” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге белгечләре балигъ булмаган балаларга социаль-педагогик һәм социаль-психологик ярдәм күрсәтүне дәвам итә.

6 августта "Девчата" клубында чираттагы “Хуҗабикә” дәресе үткәрелде. Аның максаты - интеллектуаль, иҗади һәм әхлакый яктан алга киткән шәхес, заманча, эшлекле, рухи яктан бай, мәдәниятле хатын-кыз, әни, уңган хуҗабикә формалаштыру. Клуб эшчәнлеге  яшүсмер кыз балаларның шәхесләрен гармонияләштерүгә, булган тайпылышларны төзәтүгә, тискәре күренешләрне профилактикалауга юнәлдерелгән.
Кызын яхшы хуҗабикә булырга өйрәтү - теләсә кайсы әнинең хыялы һәм бурычы. Яхшы хуҗабикә өйдә уңайлылык тудырырга, матур итеп әзерләнгән өстәл белән кунакларны шаккатыра да белергә тиеш.
Дәрес барышында  катнашучылар белән әдәплелек, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үстерүгә юнәлдерелгән әңгәмә үткәрелде. Кызлар кулинар сәләтләрен күрсәттеләр һәм үзләрен пиццайоло пешекчесе ролендә сынап карадылар. Нәтиҗәдә алар фантазияләрен эшкә җигеп бик матур пицца әзерли алдылар.
И. Сафиуллина, үзәкнең гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге   социаль педагогы.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: