Зәй офыклары

Россия көне уңаеннан Зәйдә иртәгә төрле чаралар оештырылачак

Иртәгә - 12 июньдә зәйлеләр Россия көнен билгеләп үтә. Зәйлеләрне һәм шәһәр-районыбыз кунакларын бу уңайдан төрле кызыклы, мавыктыргыч чаралар көтә.

Бәйгеләр, интеллектуаль эстафета, уеннар, спорт чаралары һәм күргәзмәләр берничә урында һәм мәгариф оешмаларында оештырыла. Иске Зәйдә флешмоб, әдәби уен-сәяхәт, велойөреш узачак.

“Энергетик” Мәдәният сарае мәйданында “Төрле төстәге асфальт” проекты кысаларында бәйгеләр һәм “Без Россия белән” акциясе үткәрелә. Ринат Фәрдиев исемендәге паркта “Россияне данлыйбыз” дип аталган концерт карап ял итәргә була. Моннан тыш, бу көнне паркта тантаналы төстә паспортлар тапшыру чарасы да узачак.

Реклама  0+

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: