Зәй офыклары

Кызыл һәм ак карлыганнан кайнатма

Бакчаларда кызыл һәм кара карлыган өлгерә. Карлыганнан кышка ризыклар әзерләү рецептларын тәкъдим итәбез.

 1 кг кызыл яки ак карлыган, 1,5 кг шикәр комы (карлыган әче булса, 1,7 кг), 2 ст су.
Юылган карлыганны тәлгәшеннән аерырга һәм кайнар ширбәт коеп, 6-8 сәгать тотарга. Аннан дуршлагка салып, ширбәтен агызырга. Аны кайнау температурасына җиткәнче утта тотарга.
Ширбәтне уттан алып 10-15 минут үткәч, карлыган салырга һәм кайнатманы сүрән утта әзер булганчы кайнатырга.
Әзер кайнатманы салкын суда тиз генә суытырга һәм банкаларга тутырырга.

Кызыл карлыганнан газлы эчемлек
600 г кызыл карлыган, 4-5 аш кашыгы бал, 2 стакан газлы су. Кызыл карлыганның әйбәтләрен сайлап юабыз, җиңелчә генә киптереп алабыз һәм вак иләк аша изеп чыгарабыз. Сокка бал өстәп, яхшылап болгатабыз. Аннан газлы су өстибез һәм тагын әйбәтләп туглыйбыз. Әзер эчемлекне бокалларга салып табынга куябыз.

Кызыл карлыганнан мармелад
1  кг кызыл карлыган, 0,5 кг шикәр комы кирәк.
Карлыганны йомшарганчы пешерергә. Аннан иләктән үткәрергә, шикәр комы кушып, авырлыгы чама белән 1 килограммга калганчы кайнатырга. Кайнар мармеладны юеш эмаль формага агызырга. Суынгач кискәләргә, шикәр комы сибәргә.

Кызыл карлыганнан лимонлы, бөтнекле компот
Компот әзерләү өчен кирәк булачак:
3 стакан – кызыл карлыган,
200 г – шикәр комы,
3 өлеш – лимон,
3-5 – бөтнек ботакчыгы.
Әзерләү:
(Банкаларны алдан парландырырга онытмагыз!)
Юылган карлыганны банкага саласыз, аның өстенә лимон һәм бөтнекне өстисез, шунда ук шикәр комын да салыгыз.
Банкаларга яртылаш яңа гына кайнап чыккан су салыгыз һәм капкачлары белән каплап куегыз. 10-15 минут тотабыз.
Яңа кайнап чыккан суны банкаларга салып бетерегез.
Капкачларны ябып, башлары белән идәнгә әйләндереп куегыз.
Җылы сөлге белән банкаларны каплагыз.
Әзер компотларны салкынча урынга алып куегыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: