Зәй офыклары

Көзен иммунитетны ничек ныгытырга?

Көзнең төп тәмләткече – куркума. Ул ашкайнату процессына уңай йогынты ясый, матдәләр алмашын һәм эчәклек флорасын көйли, организмдагы ялкынсыну процессларын баса. Димәк, бу тәмләткечне яраткан кешегә бронхит белән салкын тиеп авырулар куркыныч түгел.

Буыннар өчен цитруслылар. Алар организмга вирусларга каршы көрәшергә ярдәм итә торган С витаминына бай. Шулай ук аскорбинка буыннар өчен кирәкле коллаген барлыкка килү өчен кирәк.
Үрдергән бодай ашарга кирәк. Бодайны яхшылап юып, дымлы марляга төрегез һәм берничә көн көтегез. Марля дымлы булып торырга тиеш, суы артык күп тә булмасын. Үрдергән бодай орлыгында калий, кальций, магний, натрий, фосфор, тимер, бакыр, марганец, селен, цинк, А, D, E һәм В витаминнары бар. Ә иң зур байлыгы – ниацин яки В3 витамины. Ул ашказанын төрле авырулардан, аерым алганда гастриттан саклый.
Үрдергән бодайдан салат рецептын тәкъдим итәбез: бер бәйләм яшел салат яфрагы, бер кыяр, бер помидор, бер уч  үрдергән бодай орлыгы, тоз, зәйтүн мае, лимон согы кирәк була. Салат яфрагын кул белән генә өзгәләп, кыяр, помидорны эре итеп турап, калган ингредиентларны салып болгатыгыз.
Имбирлы лимонад та файдалы: 2 лимон, 1 стакан газлы минераль су, 1-2 см имбир тамыры, 3 аш кашыгы шикәр комы, боз кирәк. Лимон согын сыгабыз. Имбирны нечкә итеп буйга турыйбыз, өстенә бер стакан кайнар су агызабыз. Шикәр комы кушып, 5 минут сүрән утта тотабыз. Сөзеп, лимон согы белән газлы су һәм боз салабыз.
Тәмләткечле чәй: киптергән 2 канәфер, кечкенә генә 1 имбир кисәге, 3 гр корица, 5 гр коры кара чәй, 500 мл су, угычтан уылган лимон кабыгы. Канәфер, имбир тамыры, корица өстенә су салып кайнатырга куябыз. Кайнап чыгуга, уттан алып, кара чәйне, лимон кабыгын салып төнәтәбез.

 

 

 

 


Салкын тигәндә, баланнан ясалган чәй файдалы: 1 аш кашыгы балан җимеше өстенә бер стакан кайнаган су һәм бер чәй кашыгы сыер мае салып эчегез.
Бронхит булганда, ютәл озакка киткәндә: берәр аш кашыгы балан, сыер мае һәм балны бергә кушып изәбез дә шуңа бер аш кашыгы спирт агызабыз. Көн дәвамында берәр чәй кашыгы эчәбез. Аның артыннан җылы сөт эчеп куябыз.
Бавыр авыртканда: 50-70 гр баланны изәбез. 100 гр балны «су мунчасы»нда эретәбез. Кайнар балга баланны кушып, 5-6 сәгать төнәтәбез. Көненә 3-4 тапкыр ашарга 30 минут кала берәр аш кашыгы кабып куябыз.

 

 

 

 


Кызыл миләш дәвалау үзлекләренә ия. Мәсәлән, аның согын халык медицинасында атеросклерозны һәм гипертоник авыруларны дәвалау өчен файдаланалар. Миләш төнәтмәсе дизентерияне дәвалау өчен дә кулланыла. Ашказаны, эчәк авырулары вакытында аннан төнәтмә ясап эчәргә киңәш итәләр. Шулай ук миләш согы бөердән ташларны чыгару өчен дә файдаланыла. Моның өчен 400 г миләшне изәләр, аңа 2 литр кайнаган су һәм бераз шикәр комы салалар, дүрт сәгатьтән соң болгатып сөзәләр һәм эчәләр. Эч катканда берничә атна буена көнгә өч тапкыр 70-100 грамм шундый сок эчәргә киңәш ителә. Ул бөердән ташларны чыгарырга да булыша. Табиблар исә диабет белән чирләгән авыруларга, бавыры авыртканнарга миләш ашарга куша.
Белгечләр азканлылыктан җәфаланган кешеләргә мондый рецепт тәкъдим итә: ике аш кашыгы кызыл миләш җимешен ике стакан кайнар суга салалар, ул бер сәгать төнәлеп торгач сөзәләр. Шуны көн буена өч-дүрт тапкыр аз-азлап эчәләр. Үт куыгы ялкынсынган (холецистит) кешеләр дә миләш согыннан файда күрәләр.
Халык медицинасында ул кан басымын нормада тоту өчен дә кулланыла. Моннан тыш кызыл миләшне изеп, шикәр комы һәм кайнар су белән болгатып, йоклар алдыннан эчү дә файдалы.
Кызыл миләштә С һәм К витаминнары, микроэлементлар күп. Анда шулай ук каротин һәм Р витаминнары бар. Кеше ашарга яраклы үләннәр, табигать үсемлекләре белән дәвалану урынына еш кына дарулар эчәргә тырыша. Бөек Ватан сугышы елларында кешеләр, кырда, болын һәм урманнарда үскән үсемлекләрдән, дару үләннәренән файда күргәннәр.

«Әлшәй хәбәрләре» газетасы сайтыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: