Зәй офыклары

Көзге санитар чистартудан читтә калмыйк

Көз көз инде, аның үз мәшәкатьләре җитәрлек. Булган уңышны җыеп урнаштыру белән бергә, кышка кергәнче тирә-юньне чистартып, тәртипкә китерү зарур.

Агымдагы елның 1 сентябреннән әлеге җәһәттән янә санитар чистарту икеайлыгы  старт алды. Икеайлык кысаларында район-шәһәрдә бакча-парклар, скверлар, юл буйларындагы яшел зоналар, кешеләр күпләп ял итә торган урыннар, урам-ишегалларын һәм биналар тирәләрен тәртипкә китерү, яфраклардан чистарту эше тора.

Оешма-предприятие, учреждениеләр алдында да һәр атнаның чәршәмбе һәм җомгасында янәшә-тирә һәм үзләренә беркетелгән биләмәләрне чистарып, тәртипкә китерү бурычы тора.
-Айлыкның беренче атнасында әлеге уңайдан оешма-учредениеләр активлыгы түбән. Көннәр матур торганда  ихата, ишегалдыларын да тәртипкә китерү кирәк.
-Оешма-учреждениеләр генә түгел, шәхси секторларда яшәүчеләр дә көзге чистарту эшләренә җитди карасыннар иде, - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Антон Петров.
Яз һәм көз шулай күмәк җыештырулар, санитар чистартулардан читтә калмыйк.  Авыл урамнары,  хуҗалыгында кышка кергәнче ихатасы, ишегалды, йорт алдын җыештырып, бер кат тәртипкә китерәсе бар. Шәһәр-бистәләрне дә кышка  авыллардагы кебек чиста, тәртиптә калдырыйк.
Көзге санитар  чистартуга битараф  калмыйк Чисталык, тәртипкә ни җитә...

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: