Зәй офыклары

Лаеклы бүләкләнде

Петр Иванович Минеевны Зәйдә белмәгән кеше юктыр. Яшьлек елларында ул Ринат Гәрәев җитәкләгән “Зәй утлары” эстрада театрының төп артисты булды. Тумыштан бирелгән талантлы кеше буларак, аның төрле рольләрне башкару осталыгы, сәхнәдә тудырган персонажлары бүгенге көндә дә күпләрнең күз алдында.

Петр Иванович шактый еллар Ринат Фәрдиев исемендәге  татар гимназиясендә   балалар укытты, мәдәният, сәнгать белгече буларак, район башкарма комитетының мәдәният бүлеге мөдире вазифасын да башкарды, Зәй автоагрегат заводында үзешчән сәнгатьне үстерүгә зур өлеш кертте. Барыннан да элек ул безгә төрле мәдәни чаралар, тамашалар, ягъни шоумен буларак билгеле. Элеккеге район башлыгы Ринат Фәрдиев башлангычы белән  башланган Зәй Питрау бәйрәмнәрен оештыруда аның өлеше зур булды.
Шунысын да әйтик, Петр Иванович  күп еллар элек районда оешкан керәшен иҗтимагый җәмгыятенең беренче рәисе булды, керәшен иҗтимагый хәрәкәте башында торды.
Бу көннәрдә Петр Минеев үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котлау тантанасында  район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, Зәй керәшен җәмгыяте рәисе Александр Чапков, район мәдәният йортының “Җиләк” ансамбле  катнашты.
 Александр Чапков традицияләрне саклау һәм керәшен халык культурасын саклауга керткән өлеше өчен Петр Миневка “ТАССРга - 100 ел” медале һәм район башлыгы Мактау грамотасы тапшырды.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: