Зәй офыклары

Ларионова: илнең дәүләт сәясәтендә гаиләнең өстенлеге - иң дөрес карар

Россиянең Төп Законына кертелә торган төзәтмә гаилә, гаилә кыйммәтләрен һәм балачакны яклауга мөмкинлек бирә.

Россия Конституциясендә гаилә институты, гаилә кыйммәтләре һәм балачак мәсьәләләрен ныгыту аерылышучыларның арту һәм туучылар санының кимүе белән көрәштә мөһим адым булып тора. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында әнә шундый фикер белән уртаклашты.
 “Безне Россия буенча аерылышуларның артуы, туучылар саны кимү, халыкның гомер озынлыгы түбән булу белән бәйле проблемалар борчый. Шуңа бәйле рәвештә бүгенге көндә гаилә институты, гаилә кыйммәтләре, балачак мәсьәләләре закон белән ныгытыла, минемчә, чыннан да бу бик мөһим. Илебезнең дәүләт сәясәтендә гаилә һәм балаларның өстенлеге - иң дөрес карар» ,-диде ул.
Ларионова шулай ук илнең Төп Законында яшьләр сәясәтен беркетүнең мөһимлеген билгеләп үтеп, Татарстанда Россиядә беренче тапкыр Яшьләр эшләре буенча министрлык булдырылганын искәртте.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: