Зәй офыклары

Әле ярый син бар, әни!

Минем иң якын кешем - әнием турында язасым килә. Ул - Фәния Хәйдәр кызы, Әгерҗе районының Кадыбаш авылында туып-үскән. Авыл кызлары арасында иң матуры була ул. Сылу гәүдә, нәфис кул-аяклар... Зәй шәһәрендә яшәүче дус кызларына кунакка килгәч, әтием бер күрүдә гашыйк була аңа. Япь-яшь җиләк кебек кызны ярәшеп, никахлап алып...

Минем иң якын кешем - әнием турында язасым килә.

Ул - Фәния Хәйдәр кызы, Әгерҗе районының Кадыбаш авылында туып-үскән. Авыл кызлары арасында иң матуры була ул. Сылу гәүдә, нәфис кул-аяклар... Зәй шәһәрендә яшәүче дус кызларына кунакка килгәч, әтием бер күрүдә гашыйк була аңа. Япь-яшь җиләк кебек кызны ярәшеп, никахлап алып та килә авылдан.

Гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган кайбер илаһи затлар хакында ул укытучы булып туган, диләр. Әнием дә "укытучы булып туган"нардан. Бернинди дан-шөһрәт турында уйламыйча, тик балаларга изгелек кенә теләп, 40 елдан артык гомерен аларны тәрбияләүгә, киләчәк тормышка әзерләп, кеше итүгә багышлаган, шушы авыр, әмма изге, мактаулы эшкә бар күңелен, йөрәк җылысын салган. Хәзер ул лаеклы ялда. Үзе укыткан укучылары очраса, аны кочаклап алалар, хәлләрен сорашалар. Шундый рәхәт булып китә миңа.

"Үзен табалмыйча, адашып калган укучыларым юк минем. Кирәкле булуларын аңлап яши алар!" - ди ул, горурланып.

Мин һаман бер мәкальне кабатларга яратам: "Урын кешене түгел, кеше урынны бизи". Һәм шундук әниемне күз алдына китерәм.

Миңа берничә ел әнием белән бергә "Кояшкай" балалар бакчасында эшләргә туры килде. Әниемнең һәр балага шәхес итеп карап, сабый күңеленә ачкыч таба белүенә, елаган нәниләрне юатып тынычландыра алуына сокланып карый идем. Аларга үз баласыдай якын итеп, җылы итеп, "улым", "кызым", дип эндәшә иде, хәтта мин көнләшеп тә куя идем.

Без гаиләдә ике бала үстек. Безнең өчен куанып яшәп ятканда 45 яшендә, безне ятим калдырып, әтиебез кинәт гүр иясе булды. Миңа бары - 7, абыема 11 яшь иде. Бу югалтуны бик авыр кичердек. Әни генә һаман да сабыр булып кала белде, сынмады, сыгылмады. Әнинең ул чактагы сагышын, күз яшьләрен мин хәтерләмим. Балалар күңелендә авыр яра калмасын диптер, безгә ул йөрәк борчуларын күрсәтмәде. Үсә төшкәч кенә әнигә бер ялгызы безне тәрбияләү җиңел булмаганын аңладык. Күп авырлыклар кичерсә дә, ныклыгын, сабыр холкын, көчле рухын югалтмады ул. Әти дә, әни дә була белде.

Әни, ялгызыбызны калдырып, эшкә чаба иде. Безгә нәрсәләр эшләргә кирәклеген кәгазьгә язып калдыра, ә кайткач тикшерә. Әгәр берәр эшне җиренә җиткереп башкармасак, кабат эшләтә иде. Шуңа күрә хезмәтнең ни икәнен кечкенәдән үз җилкәбездә татып үстек: кер, идән юдык, ашарга пешердек, бакчада эшләдек, уйнарга чыгарга вакыт та калмый иде.

Гомерем сәгатькә карап үтте, сезнең үскәнне күрми дә калдым, дип гел кабатлый ул. Шуңадырмы, "әбием", дип бөтерелеп йөрүче оныгы Илназ аның тормышына яшәү мәгънәсе өсти хәзер.

Ул барысына да кирәк, гел кирәк. Тынгысыз, эшчән, җаваплы, кешелекле безнең әни. Кем генә ярдәм сораса да, бөтен эшен ташлап ярдәмгә йөгерә. Гел шулай башкалар дип яши.

Һәр җәй саен туган ягына, шунда яшәүче туганнары янына ашкына. "Мин кайтам, эшләрегезне әзерләп торыгыз, эш булмаса, бер-ике кич кунам да китәм", - дип шалтырата ул, китәр алдыннан.

Иртәдән кичкә кадәр баш күтәрмичә эшли. Ял ит әзрәк дисәң, эш минем өчен ял бит ул, дип әйтә, ди туганнары аның турында.

Кеше хәленә керә белү, хисчәнлек, самимилек, ачык, киң күңеллелек - әниемә хас сыйфатлар. Шигырьләр, җырлар ярата, кешеләр ярата торган искиткеч кеше: барысы белән уртак тел таба, һәммәсен җайлый-көйли белә. Җор телле, шаян. Күңел төшенкелегенә бирелеп, җебеп утырырга юл куймый безгә. Миңа да, абыем Илшатка да күп сыйфатлар әниебездән күчкән. Хәзер мин аның эшен дәвам итәм: балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Коллективны, балаларны, эшемне яратам. Сабыйлар яратабыз, аларның әти-әниләре ышанабыз, дип әйтә икән, димәк, дәвам бар. Әнидән күчкән дәвам...

Әниемнең киңәшләрен, нәсыйхәтләрен тотып, аның үрнәгендә гел игелекләр кылып яшәргә тырышам. Бүгенге көндә әни - безнең өчен зур таяныч, киңәшче, бәхет нуры бөркүче. Янәшәмдә йомшак тавышлы, ягымлы елмаеп торучы әниемне күргәч, күңелемдә әйтеп бетергесез сөенеч тоям. Әни белән дөнья ямьле, тормыш матур, дип юкка гына әйтмиләрдер. Ходай безгә бүләк иткән изге җанлы кеше бит ул әни. Сагыш-шатлыкларыңны ярты сүздән, йөрәк тибүеннән аңлаган, күз карашыңнан хәлеңне тоеп юаткан тагын кем бар икән?!

Күңел яраланса, әни сизә, күрә, ярдәмгә ашкына. Саф ак чәчәк төсле ул әни йөрәге. Үз баласы өчен шатлана да, көя дә. Җирдәге гүзәл чәчәккә тиңлим үз әниемне.

Мин шушы язмага ничек нокта куярга икән дип уйланып утырдым да, мәшһүр "Ана" романының авторы, рус халкының пролетар язучысы Максим Горький сүзләрен тагын бер мәртәбә искә төшерергә булдым: "Мәхәббәте һичбер киртәләрне белми торган, күкрәк сөте белән бөтен дөньяга хәят биргән хатын кешене - Ананы олылыйк! Кешедә булган гүзәллек кояш нурыннан һәм ана сөтеннән килә, - менә шулар безнең йөрәкләрне яшәүгә мәхәббәт белән сугаралар!.. Гөлләр кояшсыз чәчәк атмый, мәхәббәтсез бәхет юк, хатын-кызсыз мәхәббәт юк, анасыз - шагыйрь дә, батыр да юк!" - дип, тыйнак кына имзамны куям.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: