Зәй офыклары

Легаль булмаган бизнес өчен җаваплылык каралган

Гамәлдәге законнар буенча физик затлар эшмәкәрлек белән теркәлү узгач кына шөгыльләнә башлый алалар. Дәүләт теркәлүе турында таныклык - эшмәкәрнең теркәлүен раслаучы бердәнбер документ.

Ә менә законсыз эшмәкәрлек белән шөгыльләнү хокук тәртибен бозу булып санала. Һәм моның өчен физик зат административ яки җинаять җаваплылыгына тартыла. Бу җаваплылык законсыз эшмәкәр эшчәнлегенең җәмгыятькә куркынычы, гражданнарга, оешмаларга яки дәүләткә китерелгән зыян күләменә бәйле. Шулай ук мәҗбүри рәвештә салым җаваплылыгы да каралган.
РФ Гражданлык кодексының 2нче маддәсе нигезендә эшмәкәрлек эшчәнлеге – ул милектән файдалану, товар сату, хезмәтләр башкару (хезмәт күрсәтү) буенча даими рәвештә керем алуга юнәлдерелгән мөстәкыйль эшчәнлек.
Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 14.1 маддәсе 1нче өлеше нигезендә дәүләт теркәве узмыйча шәхси эшмәкәр яисә юридик зат сыйфатында эшмәкәрлек эшчәнлеге алып барган өчен административ җаваплылык каралган. Административ штраф күләме – 500 сумнан алып 2000 сумга кадәр.
Дәүләт теркәве узмыйча эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару нәтиҗәсендә гражданнарга яисә дәүләткә зур зыян салынган очракта, җинаять җаваплылыгы каралган. Зур зыян булып 2 миллион  250 мең сумнан арткан зыян санала. Әлеге маддәнең санкциясе – 300 мең сум яисә хезмәт хакы күләмендәге штраф яисә хөкем ителүченең ике ел эшчәнлегендәге кереме күләмендәге штраф, яисә 480 сәгатькә мәҗбүри эшләргә тарту яисә 6 айга кадәр арест.

Шәһәр прокуратурасы.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: