Зәй офыклары

“Үлемсез полк” акциясенә бушлай фотолар ясала (видео)

“Үлемсез полк” акциясе - Бөек Ватан сугышында катнашкан бабайлар, туганнар турында хәтерне саклау максатыннан уздырыла. Әлеге акциягә ел саен зәйлеләр дә теләп кушыла.

Зәйнең күпфункцияле үзәк белгечләре икенче ел инде Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарның фотоларын зурайтып ясый.

- Моның өчен үзәк хезмәткәрләренә Бөек Ватан сугышы ветеранының фотографиясе һәм мәгълүматларын (исем-фамилиясе, туган һәм үлгән еллары) бирергә кирәк. Бирелгән мәгълүмат күпфункцияле үзәкнең “Үлемсез полк” реестрында саклана. Узган елгы баннерыгыз югалган яисә таушалган  булса, алдагы елларда күпфункцияле үзәккә заказ ясаган булсагыз, сездән  яңадан фото алып килү соралмый.  Узган ел әлеге уңайдан үзәктә 20 кеше шулай баннер ясатты. Агымдагы елда безгә  фото ясау өчен өч дистәдән артык зәйле мөрәҗәгать итте инде, - ди күпфункцияле үзәк башлыгы Ольга  Баянова.

Шунысы игътибарга лаек, гариза бирү процедурасы катлаулы түгел. Башта терминалда талонга чиратка басып, андагы Башка хезмәтләргә һәм  Үлемсез полк төймәсенә  басып талон алырга һәм тәрәзәгә чират көтәргә кирәк булачак. Белгечләр фотодан үзләренә скан ясап, фотоны хуҗаның үзенә шунда ук кире кайтарып бирәләр. Әзер баннерны инде 2-3 атнадан соң барып алырга була. Хезмәт бушлай һәм берничә данә фото ясатырга була.
Без биредә булганда шәһәрдәшебез Сергей Санников әзер баннерны килеп алды.
-Әлеге фотосурәттә минем бабам - Петр Иванович Санников. Хәрби капитан, артиллерист бабам сугышның башыннан ахырына кадәр фронтта булган. Аяныч, сугыштан соң  ун ел узгач фаҗигале төстә һәлак булды. Фотография бик ошады, аның белән горур рәвештә “Үлемсез полк” акциясендә катнашачакмын, -ди Сергей Санников.

Әлеге гозер белән үзәккә авыллардан да килүчеләр бар. Шәһәрдәшебез Гөлнара Феофанова исә  бирегә үзенең һәм тормыш иптәшенең бабалары фотоларын алып килде.
-Бу хезмәт турында ишетеп бик сөендем. Эш белән мәшгульбез,  әлеге “Үлемсез полк” акциясе алдыннан портрет ясату кирәклеген искә төшерәбез.  Бу уңайлы, тиз һәм файдалы хезмәт дип саныйм. Әлеге портретлар белән без  “Үлемсез полк” акциясендә катнашырга җыенабыз, - ди Гөлнара Феофанова.

Беркем дә, бернәрсә дә онытылырга тиеш түгел.  Акциядә катнашу өчен баннерны алдан ясатыгыз. 9 Май  Җиңү көненә әле вакыт бар.  

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: