Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Үлемсез полкта – Демьян Борисов

Без хәтерлибез! Искә алабыз! Горурланабыз!

Демьян Михайлович Борисов 1915 елның 1 июлендә Югары Баграж авылында туа. 1941 елның июль аенда сугышка алына. Шофер булып сугышның башыннан ахырына кадәр уза, күп кенә хәрби операцияләрдә, Одесса, Донбасс шәһәрләрен алуда, Германиягә бәреп керүдә, Берлин шәһәрен алуда катнаша. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз, I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары, "Батырлык өчен", "Берлинны алган өчен", "Фашист Германиясен җиңгән өчен " медальләре һәм Сталин исеменнән күпсанлы грамоталар белән бүләкләнә.


Сугыш тәмамланганнан соң, 1945 елда туган авылы Югары Багражга кайтып тормыш кора, 1956 елга кадәр Чыбыклы машина-трактор станциясендә шофер булып эшли. Зәй ГРЭСы төзелә башлагач, гаиләсе белән Зәйгә күчеп китә һәм шофер булып эшләвен дәвам итә. Демьян Михайлович 1982 елда вафат була. Хәтерлибез! Искә алабыз!
Фотолар Роза Тимофеева - Борисова архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев