Зәй офыклары

Ленинград блокадасы – тарихның онытылмас бите

1944 елның 27 гыйнвары - Ленинградның камалыштан чыккан көне. Бөек Ватан сугышы тарихындагы бөек вакыйгага 76 ел тула.

Ленинград  1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр - 872 көнгә камалышта кала. Анда яшәүчеләр өчен  бу үлем исе аңкып торган  иң авыр  872 көн була.  Зур шәһәрләрне шулай озак саклауга мисаллар хәтта дөнья тарихында да юк. Шәһәрдә  2,5 миллион кеше кала. Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы  тарихка халыкның гаҗәеп кыюлыгы һәм геройлыгы эпопеясы булып  кереп калды.
Камалышның беренче көннәреннән үк  фашистлар шәһәрне вәхшиләрчә бомбага тота башлыйлар. Иң кыены - сугышчыларны һәм шәһәр кешеләрен  азык-төлек белән тәэмин итү. Булган запас тиз арада юкка чыга. 1941 елның  2 сентябреннән  азык-төлеккә карточкалар кертелә. 1941 елның 25 декабреннән Ленинградта яшәүчеләр:   эшләүчеләр -  350 грамм, хезмәткәр, балалар һәм кеше тәрбиясендә булучылар 200 грамм ипи ала башлыйлар. Ашау нормасы биш тапкыр киметелә. Кайгы һәр гаиләгә килә. Әти-әниләренең күз алдында уллары һәм кызлары үлә, балалар ятим кала. Күп гаиләләр тулысы белән үлеп бетәләр. Йортларда, урамнарда, кая карама - үле гәүдәләр, аларны хәтта җирләп тә өлгерә алмыйлар.  Әмма бу ленинградлыларны тез чүктерә алмый.
Камалыштагы шәһәрне коткару өчен  азык-төлек, корал бердәнбер юл - Ладога күле аша  озатыла. Бу - боз каткан күл буйлап узучы данлыклы "Яшәү юлы". Шәһәрдән кешеләрне дә шушы юлдан алып чыгалар. Аннан 152 көн  файдаланалар. Нәтиҗәдә йөз меңләгән ленинградлы ач үлемнән йолып калына. Беренче кыштан соң яз җитә. Ул беренчесенә караганда бераз җиңелрәк була. Шәһәр бирешми. Ул үзен  геройларча яклый. Шәһәргә ил ярдәм итә.
Ленинград камалышыннан  тулысынча котылуның 76 еллыгы уңаеннан Зәйнең “Шатлык” социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә “900 көнлек блокада” дип аталган тематик чара үтте. Чарада Зәебезнең легендар шәхесе, Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Моисеева катнашты.
Без Ленинград камалышы, ул чактагы йончыткыч көннәр, барлык авырлыкларга түзеп, үлемне җиңгән кешеләр турында сөйләштек.
Чара барышында Анна Ивановна турында видеосюжет та күрсәтелде. Аны караганнан соң күз яшьләрен тыю авыр иде, әмма Анна Ивановна үзендә көч табып, ул авыр көннәр турында сөйли алды.
Бүгенге көндә Зәй районында 10 Бөек Ватан сугышы ветераны, 5 сугышта катнашучы, 3 концлагерь  тоткыны яши.  

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: