Зәй офыклары

Җәлил шигырьләреннән видеомарафон

Балаларда бөек шагыйребез, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил белән горурлану хисе уяту, аның иҗаты турында яшь буынны мәгълүматлы итү, шигырьләренә карата кызыксыну уяту, туган илебез белән горурлану хисе тәрбияләү, шигъри сүзнең матурлыгын һәм сәнгатен үстерү максатыннан шәһәребезнең 2нче мәктәбендә «Муса Җәлил шигырьләрен туган телемдә сөйлим» видеомарафоны уздырылып, муниципаль этапка йомгак ясалды.

Муниципаль этапта авыл һәм шәһәр мәктәпләрендә, балалар бакчаларында үткәрелгән шигырь укучылар конкурсында җиңүчеләр катнашты.
Марафонда 5 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар, укучылар шагыйрьнең бер әсәрен татар, рус яки дөнья халыклары телләрендә укыды. Чарада “Уймак кыз”, “Алтынчәч” бакчалары, шәһәрнең барлык мәктәпләре, Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе, авыл мәктәпләреннән Ал. Бистәсе, Сарсаз-Баграж, Чыбыклы, Югары Мәлем, Бохарай, Югары Шепкә, Түбән Биш мәктәпләре актив катнашты. Барлыгы 66 видеоязма каралды.
Муса Җәлил иҗат иткән шигырьләрне укучылар чын күңелдән илһамланып сөйләделәр. Шагыйрьнең “Кызыл ромашка”, “Яшь ана”, “Вәхшәт” кебек җанга үтеп керә торган шигырьләре өлкән сыйныф укучылары күңелен яуласа, “Маэмай”, “Сәгать”, “Карак песи” шигырьләре башлангыч сыйныф укучылары күңеленә хуш килде. Сугыш чорында күпме авырлыклар-газап күрүенә карамастан, Муса Җәлилнең күңел төшенкелегенә бирелмәве, үз Ватанының герой улы булуы, концлагерьда вакытта авыр шартларда мәңге үлмәс, мәгънәле шигырьләр язуы экраннарда чагылдырылган сурәтләр аша тасвирланды.
«Муса Җәлил шигырьләрен туган телемдә сөйлим» видеомарафонының нәтиҗәләре түбәндәгечә:

Балалар бакчалары буенча
I урын - Дарья Токранова (“Алтынчәч”);
II урын - Сөләйман Рамазанов (“Алтынчәч”), Ева Семагина (“Уймак кыз”);
III урын - Арина Ершова, Дарья Алексеева (“Уймак кыз”).

Авыл мәктәпләре буенча
Башлангыч сыйныфлар арасында:
I урын - Зарина Миннегалиева (Кадер мәктәбе);
II урын - Алмаз Шиһапов (Түбән Биш мәктәбе);
III урын - София Бәдретдинова (Югары Шепкә), Карина Калинова (татар гимназиясе).

V-XI сыйныфлар арасында:
I урын - Ләйсән Юнысова (Бигеш мәктәбе);
II урын - Диана Карабашева (Сарсаз-Баграж мәктәбе), Анастасия Танчук (Яңа Спас мәктәбе);
III урын - Олеся Ионова (Ал. Бистәсе мәктәбе), Азалия Исрафилова (Түбән Биш мәктәбе).

Шәһәр мәктәпләре буенча
Башлангыч сыйныфлар арасында:
I урын - Ралина Шәрәпова (2нче мәктәп);
II урын - Әмир Иванов (6нчы мәктәп), Эдгар Коронов (2нче мәктәп);
III урын - Лилиана Гомәрова (2нче мәктәп), Камилә Хәйруллина (6нчы мәктәп).

V-XI сыйныфлар арасында:
I урын - Ангелина Пилясова (4нче мәктәп);
II урын - Владлена Устюжанина (4нче мәктәп), Раилә Ситникова (1нче мәктәп);
III урын - Никита Денисов (3нче мәктәп), Зарина Нуруллина (5нче мәктәп).
Рушания Забурдаева,
милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: