Зәй офыклары

Лилия Камалюкова: ”Дәүләт ярдәме каралган, файдаланыгыз!”

Хезмәткә яраксыз гражданнарны караган өчен эшләмәүче зат компенсация түләве рәсмиләштерә ала. Әлеге мәсьәләнең районыбызда ничек торуы турында Зәй пенсия фонды идарәсе башлыгы урынбасары Лилия Камалюкова сөйли.

-80 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны һәм 1нче төркем инвалидларны караган өчен  дәүләт тарафыннан  түләү каралган. Шәһәр-районда  80 яшькә җиткән гражданнар саны  - 2315. Шуның  1359ы  пенсионерга карау рәсмиләштерелгән, ә  956сы әле рәсмиләштермәгән. Шунысын да әйтик, аларның  370се авыл җирлекләрендә исәпләнә.
Тәрбиягә алынган гражданның категориясенә карап, компенсация яисә айлык түләү билгеләнә.
Хезмәткә яраксыз гражданны (1нче төркем инвалид, тумыштан 1нче төркем инвалидлардан башка, дәвалау учреждениесе күрсәтмәсе буенча чит кеше ярдәменә мохтаҗ дип табылган яки 80 яшьтән узган өлкәннәр) караган өчен компенсация түләве билгеләнә. Бу очракта аларның бер гаилә әгъзалары булу-булмавы, бергә яшәү-яшәмәүләре искә алынмый.
Компенсация түләве аена 1200 сум тәшкил итә. Әлеге акча хезмәткә яраксыз гражданның пенсиясенә өстәп түләнә.
Айлык түләү шулай ук 18 яшькә кадәрге инвалид баланы яисә тумыштан 1нче төркем инвалидны караучы әти-әниләргә (уллыкка алучыларга), опекуннарга (попечительләргә) билгеләнә.
Айлык түләү түбәндәге күләмдә бирелә:
- әти-әниләргә (уллыкка алучыларга), опекуннарга (попечительләргә)- 10000 сум;
-  башка затларга - 1200 сум.
Компенсация яисә айлык түләү гражданин тиешле барлык документлар белән хезмәткә яраксыз кешегә пенсия билгеләү өчен тиешле органга мөрәҗәгать иткән айдан билгеләнә, әмма моның өчен гражданнарның бу төр түләүгә хокуклары булу шарт.
Шунысын искәртү урынлы, 1нче төркем инваладны, инвалид баланы, яки 80 яшьтән узган өлкәннәрне тәрбияләгән периодның һәр елы өчен пенсия коэффициенты 1,8 күләмендә иминият стажына исәпләнә. Бу караучы кешегә иминият пенсиясе алу өчен пенсия хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә.
Пенсионерлар һәм эшсезлек буенча пособие алучыларның компенсацион яисә айлык түләү алуга хокуклары юк, чөнки бу категориягә караган гражданнар хезмәт хакы яисә башка керемне компенсацияләү хисабына  социаль ярдәм алалар.
Компенсация яисә айлык түләүләр инвалид баланың яисә балачактан 1нче төркем инвалидларның пенсиясе белән бергә түләнә.
Шунысы мөһим! Эшкә урнашкан очракта 80 яшьтән узган яисә 1 төркем инвалидларны караган өчен компенсация алу хокукы югала, чөнки компенсация эшкә сәләтле эшләмәүче кешеләргә генә түләнә. Әгәр ике түләү параллель рәвештә алып барылса, караучы кешегә артык алынган акчаны пенсия фондына кире кайтарырга туры киләчәк.
Үзмәшгуль буларак теркәлгән кеше мәҗбүри пенсия иминиятләштерү буенча ирекле хокук мөнәсәбәтләренә кермәгән очракта 80 яшьтән узган өлкәннәрне яки 1нче төркем инвалидны караган өчен компенсация алу хокукын югалтмый.
Үзенең эшкә урнашуы хакында караучы кеше 5 көн эчендә Пенсия фонды идарәсенә килеп, яисә Пенсия фонды сайты аша хәбәр итәргә тиеш.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: