Зәй офыклары

Лилиябезне яклап тавыш бирик

Республикабызда тулы, үрнәк гаиләләрнең абруен күтәрү, ана кешенең, хатын-кызның гаиләдә, җәмгыятебездә тоткан мөһим урынын күрсәтү максатында инде берничә ел рәттән "Нечкәбил" гүзәл хатын-кызларыбыз бәйгесе үткәрелеп килә. Быел исә ул Татарстан республикасы президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, "Бердәм Россия" депутатлар фракциясе, "Мәрхәмәт" хатын-кыз депутатлар төркеме, ТР Дәүләт Советы ярдәмендә "Нечкәбил-2015"...

Республикабызда тулы, үрнәк гаиләләрнең абруен күтәрү, ана кешенең, хатын-кызның гаиләдә, җәмгыятебездә тоткан мөһим урынын күрсәтү максатында инде берничә ел рәттән "Нечкәбил" гүзәл хатын-кызларыбыз бәйгесе үткәрелеп килә. Быел исә ул Татарстан республикасы президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, "Бердәм Россия" депутатлар фракциясе, "Мәрхәмәт" хатын-кыз депутатлар төркеме, ТР Дәүләт Советы ярдәмендә "Нечкәбил-2015" дип исемләнгән XI матурлык һәм гаилә республика конкурсы буларак оештырыла. Конкурс проекты буенча инде май-июнь айларында районнарда төбәк сайлап алу турлары үткәрелеп, һәр районнан берәр гүзәл зат бу үзенчәлекле бәйгегә сайлап алынды. Барлыгы 45 иң-иң хатын-кыз арасында республика күләмендә безнең район данын " Нечкәбил-2015" бәйгесендә мәгариф идарәсе белгече Лилия Гатина яклый. Хәзерге вакытта интернет челтәрендә ярым финал турына сайлау өчен тавыш бирү бара. Ярым финалда катнашучылар 5 сентябрьдә билгеле була, ә бәйгенең финалы 28 ноябрьгә билгеләнгән. Районыбыз гүзәле Лилия Гатина, физик культура һәм спорт буенча югары белемле педагог, физкультура укытучысы буларак 15 еллык хезмәт стажы бар. Бүгенге көндә мәгариф идарәсендә физик культура, технология юнәлеше буенча өстәмә белем һәм тәрбия бирү методисты булып эшли. Һәрчак актив, ачык йөзле, мөләем ханым һәряктан үрнәк. Гомумән Гатиннар гаиләсендә барысы да сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы, физик культура, спортка ныклы игътибар бирүче, үз артларыннан бу юнәлештә күпләрне ияртүче кешеләр. Ирле-хатынлы Лилия белән Рафис Гатиннар - танылган гер күтәрү осталары. Алар үрнәгендә уллары Айнур да танылып килә. Ә кызлары Алсу йөзү спортын үз итә. Лилия өчен гаиләсе һәрчак беренче урында. - Минем өчен ирем, балаларым һәрчак беренче урында, алар ирешкән һәр уңышны үземнеке итеп кабул итәм. Безнең гаиләнең девизы да бердәм булу, нык булу. Бер-березне яратып, хөрмәт итеп яшәгәндә, без барысын да булдырачакбыз, чөнки без бер гаилә, - ди Лилия. "Нечкәбил-2015" бәйгенсендә Лилия Даниял кызын бөтен районыбыз белән яклыйк, аның өчен интернет аша Некчәбил конкурсы сайтында http://www.nechkebil.ru тавыш бирик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: