Зәй офыклары

Өлкәннәр яратып йөри

Скандинавиялеләрчә йөрү безнең районда торган саен популярлаша бара, аңа күбрәк кешеләр тартыла. "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең тернәкләндерү бүлегенә йөрүчеләр дә әлеге шөгыльне көтеп ала, теләүчеләргә хәтта таяклар да җитми. Кайберәүләр аны өеннән үзе белән алып килә. Өлкән яшьтәге әти-әниләренә, аларның сәламәтлеген кайгыртып, балалары бүләк иткән таяк белән йөрүчеләргә...

Скандинавиялеләрчә йөрү безнең районда торган саен популярлаша бара, аңа күбрәк кешеләр тартыла. "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең тернәкләндерү бүлегенә йөрүчеләр дә әлеге шөгыльне көтеп ала, теләүчеләргә хәтта таяклар да җитми. Кайберәүләр аны өеннән үзе белән алып килә. Өлкән яшьтәге әти-әниләренә, аларның сәламәтлеген кайгыртып, балалары бүләк иткән таяк белән йөрүчеләргә карап, күңел сөенә. Бу ысул белән йөрү сәламәтлектә тиз чагылыш таба, гәүдә турая, сулыш алу иркенәя, хәрәкәт итү ышанычлы була. Үзәк инструкторы Лилия Кузьмина бүлектә ял итүчеләрне шөгыльләр вакытында Ринат Фәрдиев исемендәге паркка алып бара. Өлкәннәр саф һавалы, чиста яшел паркта бик теләп шөгыльләнеп, күңелләре булып кайта. Бу көннәрдә кем озаграк, тиешле таләпләрне үтәп шөгыльләнә икәнен белү өчен ярыш та оештырылды. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Әлфия Ханнанова, үзәк белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: