Зәй офыклары

Өлкәннәрне сөендерделәр

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Зәйнең «Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге "Чиста йорт", "Йортта хезмәт күрсәтү" акцияләре игълан итеп, узган атнада игелекле эш башлады. Социаль хезмәткәрләрдән торган бригада үзләре каравында булган кешеләрнең өйләренә барып, фатир, йорт яны тирәләрен җыештырды, башка эшләрдә булышты. Аларның бу гамәленнән өлкән яштәгеләр бик канәгать...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Зәйнең «Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге "Чиста йорт", "Йортта хезмәт күрсәтү" акцияләре игълан итеп, узган атнада игелекле эш башлады. Социаль хезмәткәрләрдән торган бригада үзләре каравында булган кешеләрнең өйләренә барып, фатир, йорт яны тирәләрен җыештырды, башка эшләрдә булышты. Аларның бу гамәленнән өлкән яштәгеләр бик канәгать калды, хезмәткәрләргә дә игелекле гамәл, өлкәннәр сөенүе күңел күтәренкелеге бирде. Бу эш алга таба да дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: