Зәй офыклары

Әлмәт шәһәрендә – яңа җитәкче

Әлмәт шәһәренең Башкарма комитеты кәнәфиенә утыру өчен ике кеше дәгъва кылган. Бүген Әлмәт район һәм Әлмәт шәһәр Советы сессиясендә шәһәр Башкарма комитеты вазифасына Илнур Гыйлемханов сайланган. Кәнәфи өчен "Ямашнефть" идарәсендә кадрлар һәм социаль үсеш буенча җитәкче урынбасары булып эшләгән Илнур Гыйлемханов һәм "Водоканал" оешмасын җитәкләүче Раушан Хафизов "көрәшкән". Соңгысы депутатлар...

Әлмәт шәһәренең Башкарма комитеты кәнәфиенә утыру өчен ике кеше дәгъва кылган.


Бүген Әлмәт район һәм Әлмәт шәһәр Советы сессиясендә шәһәр Башкарма комитеты вазифасына Илнур Гыйлемханов сайланган.

Кәнәфи өчен "Ямашнефть" идарәсендә кадрлар һәм социаль үсеш буенча җитәкче урынбасары булып эшләгән Илнур Гыйлемханов һәм "Водоканал" оешмасын җитәкләүче Раушан Хафизов "көрәшкән". Соңгысы депутатлар алдында үзен тәкъдир итү программасын яклау хокукыннан баш тарткан.

Сайлау ачык тавыш бирү юлы белән башкарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: