Зәй офыклары

Әлмәттә яңа «ЮВТ-24» телеканалы өчен алып баручылар кастингы игълан иттелде

Кастинг җиңүчеләрен лайк һәм шәрехләр буенча инстаграмда сайлаячаклар.

«ЮВТ-24» яңа телеканалы өчен яңалыклар һәм  һава торышы тапшыруларын алып баручы кастингы башланды. Аның беренче этабы онлайн-форматта уза.

Анда теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен видео язарга һәм аны хештеглар белән #кастингЮВТ24 һәм #погодаЮВТ24 инстаграмда  урнаштырырга кирәк. Һава торышының алып баручы роленә дәгъва кылучыларга оригиналь видео яздырырга тәкъдим ителде, ул тамашачыларны шаккатырырга тиеш, ә яңалыкларны алып баручыларга – яңалыкны сөйләргә кушыла.

Иң кызыклы видео «Әлмәт ТВ» телекомпаниясенең инстаграм аккаунтда басылачак. Онлайн-форматта кастинг 26 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Финалистларны студиядә язылу өчен телекомпаниягә чакыралар. Кастингның чираттагы этабы 27 гыйнварда узачак.

Яңа «ЮВТ-24» телеканалы «Татмедиа» АҖ медиахолдингы төзи. Ул Татарстанның көньяк-көнчыгыш шәһәрләрен – Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Зәй шәһәрләрен берләштерәчәк. Телеканалның исемен сайлауда нефть төбәгендә яшәүчеләр катнашты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: