Зәй офыклары

Лобач тавы һәм Зәңгәр күлләр федераль финанслау алырга мөмкин

Татарстан туристлык-рекреацион кластерлар булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча Бөтенроссия конкурсы финалына узды.

Татарстанлыларның тавыш бирүдә актив катнашуы һәм ярдәме белән республиканың ике проекты финалга чыкты.
28 июльдә РФ Президентының табигать саклау эшчәнлеге, экология һәм транспорт мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Сергей Иванов рәислегендәге конкурс комиссиясе  финалистларны игълан итте: болар - Россиянең төрле төбәкләреннән барлыгы 34 проект.
Проектлар өчен тавыш бирү 23 июльдә тәмамланды. Барлык бирелгән "лайк"лар да тавышларның мөмкин булган накруткаларын бетерү һәм фейк аккаунтларына тикшерү уздылар.
Ун көн дәвамында конкурс сайтында чын көрәш барды. Лидерлар алышынып торды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Instagram-аккаунтында шулай ук татарстанлыларны конкурста республика проектларын якларга чакырды - һәр тавыш мөһим иде.
Нәтиҗәдә Татарстан төбәкләр рейтингында беренче урынны алды, ә берничә проектыбыз халык тавыш бирүе лидерлары унлыгына керде. Конкурсның финалына «Биектау» һәм «Кама Тамагы» туристлык-рекреация комплекслары чыкты һәм федераль финанслауга мөмкинлекләр алды. Болар Россия масштабындагы уникаль урыннар: Зәңгәр күлләр, Кама Тамагы районындагы Лобач тавы һәм Юрьев мәгарәсе янындагы территория.
Конкурста җиңү әлеге урыннарда цивилизацияле ял итү, республика буенча гаилә сәяхәтләре һәм Татарстанның табигый байлыкларын саклау мөмкинлеге бирәчәк.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: