Зәй офыклары

Лотерея уйнатылачак

Бүгенге көндә торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның бурычы 40 миллион сумнан артып китә. Соңгы айларда фатир өчен түләүләрнең, җәйге чорга карый, бераз кимүе күзәтелә. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны җыю буенча чираттагы штаб утырышында һәр торак милекчеләре ширкәте, электр, җылылык челтәрләре предприятиеләре, су каналының күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләүләрне ни дәрәҗәдә җыюы, бурычлыларга...

Бүгенге көндә торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның бурычы 40 миллион сумнан артып китә. Соңгы айларда фатир өчен түләүләрнең, җәйге чорга карый, бераз кимүе күзәтелә. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны җыю буенча чираттагы штаб утырышында һәр торак милекчеләре ширкәте, электр, җылылык челтәрләре предприятиеләре, су каналының күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләүләрне ни дәрәҗәдә җыюы, бурычлыларга карата нинди чаралар күрүе барланды. Һәр ТМШда диярлек бурычлары аеруча күп булганнарның электрын өзү, салкын су килүне туктатып тору кебек катгый чаралар күрү очраклары бар. Башкарма комитет җитәкчесе Альберт Газизҗанов халыкны кызыксындыру өчен агымдагы ел дәвамында фатир өчен түләүләрне тоткарлыксыз башкаручылар арасында лотерея уйнатып, бүләкләүләр оештыру тәкъдиме белән чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: