Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Луиза Вәлиуллинага “Зәй-информ”ның Рәхмәт хаты тапшырылды

Бүген Зәй районы үзәк дәваханәсендә традицион рәвештә узучы иртәнге киңәшмә күңелле вакыйга белән башланды. “Зәй-информ” оешмасы җитәкчесе Гөлнара Феофанова дәваханәнең оештыру методик эшләр бүлеге мөдире Луиза Вәлиуллинага Рәхмәт хаты тапшырды.

Луиза Владимировна бу көннәрдә 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул инде  утыз еллык хезмәт стажы дәвере дәвамында  оештыру эшләрен алып бару белән беррәттән дәваханә белән массакүләм мәгълүмат чаралары арасындагы элемтәне тотучы җаваплы зат та. Һәртөрле профилактик эшчәнлекнең, халык сәламәтлеге өчен мөһим булган мәгълүматның үз вакытында барып җитүенә ул һәрчак  җитди карый.
 

- Безнең иҗат коллективы үз эшенә җаваплы караучы, һәртөрле темаларга мәгълүмат бирә алучы Луиза Владимировнага рәхмәтле. Без аның аша үзәк дәваханәнең табиблары, белгечләре белән тыгыз элемтәдә торабыз.

Дәваханә баш табибы Айдар Фатыйхов җитәкчелегендәге сәламәтлек сагы хезмәткәрләренең җитди эшен барлык тирәнлеге белән аңларга һәм аны укучы, телевизор караучыларга җиткерүдә безгә нәкъ менә Луиза Вәлиуллина ярдәмгә килә.

Без аңа алга таба да хезмәт уңышлары, сәламәтлек телибез, - диде Гөлнара Феофанова тәбрикләү чыгышында. 

Автор фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев