Зәй офыклары

Ләйлә Фазлыева: РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү-тарихи вакыйга

РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү-ул һәркемгә кагыла торган тарихи вакыйга. Сайлау участогында булганда Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева шундый фикер белдерде.

Ул теләсә нинди үзгәрешләрне кабул итү һәрвакыт авыр, әмма аларга барырга, аларны кабул итәргә һәм үзләштерергә кирәк, диде.
«Россия Федерациясе өчен бу зур тәҗрибә. Чөнки барысы да беренче тапкыр Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә катнашалар",-дип белдерде ТР Премьер-министры урынбасары.

Мондый формат ярдәмендә илнең төп документы гомумхалык әһәмиятенә ия, дип ассызыклады Фазлыева.

Ул бер көндә генә түгел, ә атна дәвамында тавыш бирү мөмкинлегенә бик уңай карады: һәр кеше үз графигында һәм ритмында яши, шуңа күрә мондый формат һәркем өчен бик уңайлы.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: