Зәй офыклары

Ләйлә Фазлыева: Татарстан Президенты юлламасы республикада алдагы елга үсеш темпын билгели

Бүген Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советы каршында Татарстан үсешенең өстенлекле юнәлешләрен билгеләде.

Татарстан Президенты юлламасы республикага кирәкле үсеш темпын бер елга алдан билгеләргә ярдәм итә. Рөстәм Миңнехановның республика Дәүләт Советына мөрәҗәгате алдыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Татар-информ» хәбәрчесенә шундый фикерен әйтте.

«Юллама, чыннан да, темп бирә. Ул икътисад, сәнәгать, сәясәт һәм башка өлкәләр буенча аналитик мәгълүматларга нигезләнә. Нәкъ менә шуннан чыгып, республиканың үсеш юнәлешләре билгеләнә», — диде Фазлыева. Ул Президент мөрҗәгатенең республика социаль сәясәтенә багышланган өлешенә аерым игътибар биреләчәген әйтте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: