Зәй офыклары

М12 трассасын эшләтеп җибәрү белән, инвесторлар республикага 1 миллиард сум акча кертергә әзер

Көнбатыш һәм көньяк-көнчыгыш базарларына юл ачачак трасса җитештерүчеләр өчен уңайлы булачак.

М12 трассасы ярдәмендә Лаеш районында сыекландырылган табигый газ җитештерүе барлыкка килергә мөмкин, проектка инвестицияләр 1 миллиард сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Лаеш муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов Орел авылы халкы белән очрашуда хәбәр итте.

«Бер инвестор белән сөйләшү алып барабыз, алар сыекландырылган табигый газның Регазификация терминалы төзиләр.  Сыекландырылган табигый газ комплексы — бер миллиард сумлык зур производство. Бездә шундый юл булачак дип әйткәч, алар безнең территориядә мондый производство төзү мәсьәләсе турында шундук фикер алыша башладылар", - дип сөйләде Илдус Зарипов.

Район башлыгы юлның ил һәм республика өчен кирәк булуын билгеләп үтте. Шулай ук М12 трассасы Татарстан икътисады үсешендә мөһим роль уйнаячак, чөнки булдырылган инфраструктура инвесторларны җәлеп итәчәк, дип ассызыклады Зарипов.

“Турыдан-туры Мәскәүгә, көнбатыш базарларына, көньякка, көньяк — көнчыгышка, көнбатыш Кытайга юл", - дип трассаның уңай якларын мисал итеп китерде район җитәкчесе.

Орел авылында бүген хакимият вәкилләренең җирле халык белән Мәскәү — Казан тиз йөрешле автомагистрален төзү мәсьәләсе буенча очрашуы узды. Авыл халкын объектны проектлау һәм төзү буенча эш төркеме составына кертү турында карар кабул ителде. Элегрәк мондый очрашулар Татарстан Республикасы Лаеш районының Каипы һәм Рус Никольское авылларында узды.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: