Зәй офыклары

М12 трассасын Гребени авылы яныннан төзү экологиягә азрак йогынты бирәчәк

Мәскәү – Казан автотрассасын төзү буенча эшче төркем маршрутның өч вариантын карады.

М12 Мәскәү — Казан тиз йөрешле автомагистрален Гребени авылы янында трассировкалау проекты экологиягә бик аз зыян китерә, чөнки ул саклана торган бер табигать территориясенә генә кагылачак. Бу турыда «Институт Гипростроймост — Санкт-Петербург» АҖ вәкиле Андрей Резвяков автомобиль юлын төзү буенча эшче төркем утырышында хәбәр итте.

Проектант сүзләренә караганда, башта трассировканың өч варианты каралган, алар Гребени һәм Кызыл Байрак торак пунктлары янында салынырга мөмкин. Белгеч картада кызыл, зәңгәр һәм шәмәхә төсләре белән билгеләнгән трассаларны күрсәтте. Зәңгәр һәм шәмәхә линиясе Гребени янында Идел аша күпер төзүне күздә тота, кызыл вариант Кызыл Байрак янында күпер төзүгә исәпләнгән.

"Трассаның зәңгәр варианты бары тик саклана торган бер табигать биләмәсенә генә кагылачак, ә кызыл вариант „Урман чишмәсе“, „Идел киңлекләре“ һәм „Лабыш таулары“ дип аталган өч табигать территориясен үз эченә ала, — диде Резвяков.

Аның сүзләренә караганда, Кызыл Байрак авылы янында күпер төзү өчен 75 метр биеклектәге Идел ярын ачарга кирәк булачак. «Ягъни, нормативларга туры килгәндә һәм кабыкны грунт коелмасын өчен, кабартып алсак, безгә 250 — 300 метр киңлектәге ачыш ясарга кирәк булачак, бу Лабыш тауларына кагылачак. Гребени авылы тирәсендә чокырның тирәнлеге 45 метр тәшкил итәчәк. Күпернең биеклеге ике вариантта да бертөрле, чөнки күпер терәкләренең артуы проектның кыйммәтләнүенә китерә", - дип аңлатты проект институты вәкиле.

Андрей Резвяков, шулай ук, вариантлар сайлаганда, Татарстан Республикасы үсешенең гамәлдәге генераль планы исәпкә алынуын искәртте. "Трассаның зәңгәр һәм шәмәхә вариантлары Казанның көньяк әйләнеше створында 24 километр дәвамында урнашкан. Бу территориаль планлаштыру схемасында резервланган коридор», - дип ассызыклады проектлаучы.

Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов билгеләп үткәнчә, автоюлның кайда узачагы турында ахыргы нәтиҗәләр ясарга иртә әле.  Безнең Россия хөкүмәте тарафыннан расланган территориаль планлаштыру схемасы бар, без аларга таянып трасса узу юлын расларга тиеш", — диде Хәнифов. Ул ассызыклаганча, эшче төркем коридор кысаларында трассаның аз гына тайпылышларын караячак,  юл төзелеше технологиясе моның өчен мөмкинлек бирә.

Бүген Татарстан Республикасы  Дәүләт Советында Мәскәү — Казан тиз йөрешле автомагистрален төзү буенча эшче төркем утырышы узды. Төркем составына Казанның кайбер министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, шулай ук автомагистраль төзергә мөмкин булган торак пунктларда яшәүчеләр керә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: