Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

М12 төзелеше Татарстан инфраструктурасына 170 миллиард сум җәлеп итәчәк дип көтелә

Мәскәү-Казан трассасын файдалануга тапшырганнан соң өч ел эчендә эш урыннарының гомуми саны 10 меңнән алып 15 меңгә кадәр тәшкил итәчәк.

М12 Мәскәү — Казан трассасын төзү проектын гамәлгә ашыру Татарстан инфраструктурасына 170 миллиард сум чамасы акча җәлеп итәчәк. Бу хакта ТР икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев КВЗда ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының күчмә утырышында хәбәр итте.

Докладчы сүзләренә караганда, автомобиль юлын төзү яңа эш урыннары булдыруга ярдәм итәчәк, шул исәптән катнаш тармакларда да. Әйтик, Росавтодор исәпләвенчә, трассаны файдалануга тапшырганнан соң өч ел эчендә эш урыннарының гомуми саны 10 меңнән 15 меңгә кадәр тәшкил итәчәк.

«Әлеге автомобиль юлын төзү автомобиль юллары инфраструктурасын киңәйтү һәм модернизацияләү юлы белән Россия территорияләренең икътисади бәйләнеш дәрәҗәсен арттырачак. Федерация субъектларының транспорт белән тәэмин ителеше дәрәҗәсе артачак", - дип билгеләп үтте Шәмсиев.

Ул билгеләп үткәнчә, тизйөрешле трасса «икътисади үсешнең перспективалы үзәкләре» буенча узачак һәм юлда вакытны ике тапкыр киметәчәк — Казаннан Мәскәүгә кадәр 6,5 сәгать эчендә барып җитәргә мөмкин булачак.

Тиз йөрешле автомагистраль Татарстанның Апас, Кайбыч, Югары Ослан, Лаеш һәм Питрәч районнары территорияләре буенча узачак. Республикада Мәскәү — Казан трассасының гомуми озынлыгы 142 км тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев