Зәй офыклары

Яңа М12 юлы Татарстанда авыл җирлекләренең проблемаларын хәл итәргә ярдәм итәчәк

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры төзелеш тәмамланганнан соң эшчеләр өчен тузелгән вакытлыча бистәләрне технопарклар һәм балалар лагерьлары итеп үзгәртергә тәкъдим итте.

Мәскәү-Казан тиз йөрешле автотрассасы якын-тирә авыллар үсешенә, җирле халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә этәргеч бирәчәк. Бу хакта транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов  Лаеш районының Орел авылы халкы белән очрашуда хәбәр итте.

«Бу юл күп еллар алга тирә-як биләмәләр үсешенә зур этәргеч бирәчәк, аннан файдалана белергә кирәк. Төзелеш вакытында дүрт елга - 2024 елга кадәр генә түгел, ә 2030 елга кадәр карап эш итәргә кирәк», - диде министр

Хәнифов фикеренчә, якын-тирә авылларда яшәүчеләрнең уңайлылыгы арта гына бара, чөнки су белән тәэмин итү, хайваннар дөньясын һәм сулыкларны саклау мәсьәләсе хәл ителәчәк. Яшьләр, зур шәһәрләргә китмичә, туган җирләреннән ерак түгел эшләячәк.

  • Әгәр без вакытлы биналарга һәм корылмаларга дөрес якын килсәк, аларны дөрес итеп төзесәк, федераль төзүчеләр акчасына ышанычлы итеп төзиячәкбез икән, бу объектларны районда калдырырга мөмкин", — дип билгеләп үтте ул.

Хәнифов төзүчеләрнең яхшы итеп җиткерелгән эшчеләр бистәләрен балалар лагерьлары яки спорт базалары итеп үзгәртергә мөмкин, ә аңа барлык коммуникацияләр бирелгән очракта, ул технопарк була ала, дип белдерде.

Орел авылында бүген хакимият вәкилләренең җирле халык белән очрашуы узды, Мәскәү — Казан тиз йөрешле автомагистрален төзү мәсьәләсе буенча бергәләп фикер алыштылар. Авыл халкын объектны проектлау һәм төзү буенча эш төркеме составына кертү турында карар кабул ителде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: