Зәй офыклары

Максим Шевченко: “Татарстан – ул тотрыклылык утравы”

Республика икътисадта, милләтара татулыкта һәм гореф-гадәтләрнең дәвамчанлыгы өлкәсендә башка төбәкләр өчен үрнәк булып тора.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән дөрес курс нәтиҗәсендә Татарстан тотрыклылык, икътисади һәм милләтара иминлек үрнәге булды. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән әңгәмәдә Россия сәясәтчесе, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Максим Шевченко шундый фикер әйтте.
Ул узган унъеллыкта республиканы озатып барган  төп  өч моментны билгеләп үтте.
«Беренчедән, бу, һичшиксез, зур икътисади казанышлар. Татарстан республика җитәкчелеге позициясе аркасында деиндустриализациягә дучар ителмәгән үзәк булып кала бирә. Бүгенге көндә конкуренциягә сәләтле продукция чыгара торган эре предприятие-гигантлар сакланып калган, илдә башка шундый төбәкләрне белмим", - дип фикере белән уртаклашты Шевченко.
Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республиканың тагын бер төп казанышы -милләтара мөнәсәбәтләрдә балансны һәм татулыкны саклап калу.
«Мин Татарстанның дәвамчанлыкны саклавын күрәм. Мәсәлән, Рөстәм Миңнеханов аны республика Дәүләт Киңәшчесе вазифасын биләгән Минтимер Шәймиевка карата саклый. Төбәкнең уңышлы үсеше өчен өлкән буынның үз тәҗрибәсен тапшыруы бик мөһим. Минемчә, бу бөтен ил өчен үрнәк – акыллы сәяси система үрнәге. Гореф-гадәтләрнең һәм хакимиятнең дәвамчанлыгы булмаган җәмгыять тотрыклылыктан мәхрүм ителә. Шуңа күрә бүген Татарстан - тотрыклылык утравы", - дип тәмамлады сүзен Максим Шевченко.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: