Зәй офыклары

Мактаулы энергетик хөрмәтенә мемориаль такта куелды

ГРЭСның мактаулы энергетигы Николай Николаевич Ломагин яшәгән йортка мемориаль такта куйдылар.

Әлеге игелекле гамәл станция хезмәткәрләре башлангычы белән эшләнде. Тантананы ачуда район һәм ГРЭС җитәкчелеге Ломагинның уллары   Сергей, оныклары  Николай һәм Сергей катнашты. Истәлек тактасының ТАССРның 100 еллыгы алды көннәрендә  куелуында тирән мәгънә ята.
 Николай Ломагин тумышы белән  Ярослав өлкәсеннән.  ГРЭСта   35 ел  хезмәт куйган,  1975-1995 елларда станциядә баш  инженер вазифасын башкара.  1977елда  «Мактау билгесе» ордены белән бүләкләнә.  Өстәвенә, Николай Ломагин энергетиклар династиясе башында тора.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: