Зәй офыклары

Марат Җәббаров: Быел шикәр чөгендерен алу югары дәрәҗәдә оештырылды

Район матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республикада 105 мең гектар мәйданда көнбагыш җыеп алынган, бу барлык мәйданның 88 процентын тәшкил итә.

Бу турыда Татарстан Республикасы хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде. 172 мең тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык гектарыннан 16,5 центнер. Киңәшмәне  муниципаль районнар катнашында  видеоэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, кайбер районнарда көнбагышны җыю озакка сузыла. Көнбагыш мәйданнары Азнакай, Түбән Кама, Югары Ослан районнарында урнашкан. Орлыкка кукуруз җыюга бәйле вәзгыять турында сөйләгәндә, Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, бүгенгә 45 процент уңыш җыеп алынган, ягъни 20 мең гектар  мәйданда 104 мең тонна суктырылган. Иң күп җыелган мәйданнар Әлки, Яшел Үзән, Алексеевск, Югары Ослан районнарында урнашкан.

Министр шикәр чөгендерен җыюның барышы турында сөйләде. Татлы тамырны җыю җыю төгәлләнеп килә. 1,6 мең гектар җыясы калды.

  • Быел шикәр чөгендерен җыю эше югары дәрәҗәдә оештырылган иде,  Моңа һава торышы да, шулай ук инвестицион компанияләрнең кызыксынуы һәм оештыру әйбәт булу да ярдәм итте. Бүгенге көнгә җыелган мәйданнардан (47,6 мең га) 2,1 миллион тонна җыеп алынган, уңдырышлылык – гектарыннан 440 центнер. Шикәр чөгендере - югары керемле культура, - диде Марат Җәббаров

Эшкәртү заводларына планлы рәвештә шикәр чөгендере ташу бара. 960 мең тоннадан артык чөгендер инде ташылган. Заводлар тәүлегенә 14 мең тоннадан артык җитештерүчәнлек белән эшкәртелә. 107 мең тонна шикәр комы җитештерелгән. Шикәр чыгышы - 15,8 (узган елга карата үсеш 1 процент). Туфракны көзге эшкәртү эшләре бара. Туңга сөрү 1,7 миллион гектар  мәйданда башкарылган, ягъни барлык күләмнең 94 процентында.

  • 30 район хуҗалыклары туңга сөрүне төгәлләделәр. Спас, Яңа Чишмә, Түбән Кама, Лаеш, Яшел Үзән, Кукмара районнары фаразланган мәйданнарның 90 проценттан артыгы сөрелгән. Мондый темпларда аларга әле бер атна вакыт кирәк булачак", - диде ул.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: