Зәй офыклары

Марат Кәбировның “Киллер” китабын тиздән газета редакциясендә сатып алып булачак

Февраль аенда «Казан утлары» журналы Марат Кәбировның «Киллер» китабын бастырып чыгарачак.

«Казан утлары» журналы язучы Марат Кәбировның «Киллер» китабын бастырып чыгара. Китап февраль аенда сатуга чыгар дип көтелә. Бу турыда "Татаринформ" МА хәбәр итә.

- Повестьның сюжеты кызыклы, бик укылышлы китап булачак, - дигән фараз белдерә журналның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин.

Повестьтән тыш, китапка Марат Кәбировның тагын бер әсәре керәчәк, аны Рөстәм Галиуллин укучы өчен «сюрприз булачак», дип интрига калдыра.

«Киллер» китабын Татарстан районнарында чыга торган газеталар редакцияләрендә, шул исәптән “Зәй офыклары”нда да һәм республикадагы китап кибетләрендә сатып алып булачак.

Кесә китабы форматындагы басма «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте ярдәме белән «Идел пресс» нәшриятында чыгачак.

«Казан утлары» китапханәсе сериясенә кергән беренче китап Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» булды. Ул узган елның декабрь аенда 2000 данә белән чыгып, өч атна эчендә укучыга таралып бетте. Марат Кәбировның «Киллер»ы – әлеге сериянең икенче китабы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: