Зәй офыклары

Марат Әхмәтов Конституциягә төзәтмәләр турында: Хезмәт кешесе бай яшәргә хокуклы

Илнең Төп Законындагы үзгәрешләр Россия халкының хезмәтен хөрмәтләүне һәм аларның хокукларын яклауны ныгытачак.

Конституциягә кертелүче төзәтмәләр, россиялеләр тормышында  хезмәт ияләренә карата хөрмәт, хезмәткә түләүнең билгеләнгән тәртибе һәм ел саен пенсияләрне индексацияләү белән уңай чагылыш табачак. ТР Дәүләт Советының  депутат этикасы кагыйдәләрен үтәү буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов әнә шундый фикер белән уртаклашты.Бу турыда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы яза.
"Әлбәттә, мин төзәтмәләрне хуплыйм. Россия  -гаять зур табигый байлыклары булган ил, хезмәт кешесе монда бай яшәргә хокуклы. Конституциянең  хезмәт кешесенең хокукын ныгытуы яхшы", - дип билгеләп үтте Әхмәтов.
Хәзерге вакытта ил икътисады кешеләр турында яхшырак кайгыртырга, белем бирүне, сәламәтлек саклауны камилләштерергә, пенсия һәм социаль түләүләрне индексацияләүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Мондый таләпләрне илнең Төп Законында беркетү хакимият органы вәкилләренә өстәмә җаваплылык йөкли.
Моннан тыш, Конституциягә кертелгән төзәтмәләрдә социаль әһәмияткә ия үзгәрешләр дә бар, мәсәлән, балаларны һәм гаиләләрне яклау, волонтерлык хәрәкәтенә һәм коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: