Зәй офыклары

Марат Әхмәтов Рөстәм Миңнехановның 10 еллык җитәкчелек чоры турында: Бу – масштаблы һәм нәтиҗәле хезмәт еллары

Татарстан Президенты җитәкчелек иткән елларны хакимият дәвамчанлыгының яхшы үрнәге дип санарга мөмкин.

Соңгы ун ел Татарстан өчен республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә зур күләмле, нәтиҗәле һәм үсеш еллары булды, чөнки республика җитәкчеләре командасы акрынлап яңартыла, ә икътисади күрсәткечләр үсә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов әнә шундый фикер белдерде.
«Бу  - хакимиятнең яхшы дәвамчанлыгы үрнәге, чөнки команда сакланып калды һәм акрынлап яңара бара. Бу масштаблы һәм нәтиҗәле еллар булды", - дип  Марат Әхмәтов.
Бу елларда Татарстан бюджетының керемнәре ике тапкыр диярлек артты. 2010 елда бюджетның керем өлешен 140 млрд сумга  бәяләсәләр, 2020 елга планнарда ул 270 млрд сум тәшкил итәчәк.
«Икътисадта тулаем төбәк продуктын республика бюджеты керемнәре, республиканың тотрыклылыгы белән чагыштырырга кирәк.  2010 елда старт алган һәм хәзерге күрсәткечләр узган 10 ел  үсеш чоры булуын ачык күрсәтә", - дип ассызыклады Әхмәтов.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: