Зәй офыклары

Марат Әхмәтов Зәй аграрийлары эшен яхшы бәяләде

Узган җомгада - 5 октябрьдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, районы башлыгы Разиф Кәримов белән берлектә, Зәй районының барлык агрофирмалары кырларын карап чыкты.

Очыш вакытында министр шикәр чөгендере, көнбагыш, кукуруз җыюның барышы һәм көзге культураларның торышы белән танышты. Аннан соң «Восток» агрофирмасының «Яңа Спас» бүлекчәсе шикәр чөгендере басуында булды. Әлеге хуҗалыкта татлы тамырның уңышы гектарыннан 500 центнер тәшкил итә, куелык 1 гектарга 10 мең данә якын туры килә. Марат Әхмәтов агрофирма җитәкчеләре, белгечләр белән очрашып, механизаторлар белән аралашты, шикәр чөгендере үсеше һәм аны үстерү технологиясе белән кызыксынды. Министр яхшы оешканлык, җайга салынган эш һәм игенчелектә югары күрсәткечләр өчен җитәкчелеккә рәхмәтен белдерде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: