Зәй офыклары

Марат Хөснуллин: “Илкүләм проектларның үтәлеше буенча Татарстан илдә беренче өчлектә”

Хөкүмәт Рәисе урынбасары Татарстанның 100 еллыгы чараларын уздыру республиканың милли, мәдәни үзенчәлекләрен, казанышларын популярлаштырырга ярдәм итәчәк дип саный.

  “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә,  барлык илкүләм проектлар ътщзлеше  буенча республика тотрыклы рәвештә бөтен илдә алдынгылар өчлегендә бара. Бүген Казан Ратушасында Татарстанның 100 еллыгына әзерлек һәм билгеләп үтү буенча оештыру комитеты утырышында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин шулай дип белдерде.

-Татарстан бүген алга киткән төбәк. Социаль-икътисади үсеш дәрәҗәсе буенча лидерлык позицияләрен биләп тора. Юллар буенча беренче өчлектә, торак буенча беренче урында. Татарстан һәркайда, барлык программаларда алдынгы. Казан һәм башка шәһәрләр ничек үсеш алуын күрәбез, - дип ассызыклады Марат Хөснуллин.

Ул Татарстанның 100 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү буенча чаралар республика үсешенә үз өлешен керткәнен билгеләп узды. Чаралар республика тарафыннан мөстәкыйль, федераль казна акчаларын җәлеп итмичә диярлек гамәлгә ашырылганын искәртте. Коронавирус планнарга төзәтмәләр кертсә дә, РФ Президенты Указы белән юбилей чаралары 2020 ел дәвамында үткәрелә алуын искә алды.

Марат Хөснуллин Татарстанның 100 еллыгын бәйрәм итү планына 76 чара кертелгәнен әйтте, аларны уздыру республиканың милли, мәдәни үзенчәлекләрен, казанышларын популярлаштырырга ярдәм итәчәк, диде. 

Хөкүмәт Рәисе урынбасары мәдәни, социаль әһәмияткә ия объектларны төзү төзекләндерү чаралар аерым блок булып торганына игътибарын юнәлтте.

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: