Зәй офыклары

Марина Захарова: “Керемгә бердәм салым кулланучыларга оптималь салым режимын сайларга туры киләчәк”

2021 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясендә исәпкә алынган керемгә бердәм салым (ЕНВД) бетереләчәк. Бу әлеге төр салымны кулланган салым түләүчеләргә кагыла. Әлеге яңалык турында район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш, сәнәгать, сәүдә һәм эшмәкәрлеккә булышлык итү буенча урынбасары Марина Захарова сөйли.

  • 2021ел башыннан исәпкә  алынган керемгә бердәм салым кулланучы салым түләүчеләргә оптималь салым режимын сайларга туры киләчәк. Шулай итеп, юридик затлар салым салуның гомуми системасын яки салым салуның гадиләштерелгән системасын (УСН) куллана ала.

Шәхси эшмәкәрләр, югарыда күрсәтелгән режимнардан тыш, салым салуның патент системасын (ПСН) сайларга  да мөмкин. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре булган оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр  бердәм авыл хуҗалыгы салымын (ЕСХН) кулланырга хокуклы.

Россия Федераль салым хезмәте сайты оптималь салым режимын сайлау өчен «Салым калькуляторы - Салым салу режимын сайлау» һәм «Минем бизнеска нинди режим туры килә?» сервисларыннан, шулай ук методик күрсәтмәләрдән файдаланырга киңәш итә.

2021 елның 1 гыйнварыннан башка махсус салым режимнарына күчү өчен түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:

- салым салуның гадиләштерелгән режимына күчкәндә - 2020 елның 31 декабреннән соңга калмыйча № 26.2-1 форма буенча белдерү (шул ук вакытта 2020 ел азагына кадәр салым түләүче зат исәпкә алынган керемгә бердәм салым кулланачак);

- салым салуның патент системасына күчкәндә  - салым салуның патент системасын куллана башлаганчыга кадәр кимендә 10 көн алдан № 26.5-1 формасы буенча патент алуга гариза;

- бердәм авыл хуҗалыгы салымына күчкәндә  - 2020 елның 31 декабреннән соңга калмыйча № 26.1-1 форма буенча белдерү (шул ук вакытта 2020 ел азагына кадәр салым түләүче зат исәпкә алынган керемгә бердәм салым кулланачак).

Моның өчен билгеләнгән срокларда башка махсус салым режимына күчмәгән эшкуарлар 2021 елның 1 гыйнварыннан салым салуның гомуми режимын кулланырга тиеш булачак.

Сайлап алынган салым салу режимын куллану турында белдерүне (гаризаны) «Шәхси эшкуарның шәхси кабинеты», «Юридик затның шәхси кабинеты» аша, телекоммуникацияле элемтә каналлары буенча салым инспекциясенә тапшырырга  кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: