Зәй офыклары

Март аенда мошенниклар зәйлеләрнең 2 миллион сумга якын акчасын урлаган

Мошенникларның мәкерле схемалары көннән-көн арта бара, тагын да яңараклары, камилләшкәннәре барлыкка килә. Март аенда гына да Зәйдә 8 мошенниклык очрагы теркәлгән.

"Бер очракта мошенниклар, Зәй кешесенең  ышанычын яулап, телефон һәм  интернет челтәре аша аралашып, счетыннан 1 миллион сум акчасын урлаган. Соңгы очрак 24 мартта булды -  мошенниклар зыян күрүченең 800 мең сум акчасын картасыннан “салдырган”, - дип хәбәр итте эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлекчәсе башлыгы урынбасары Елена Перцева.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре   бернинди банклар да телефон аша җитди мәсьәләләрне хәл итмәячәкләр, өстәвенә, мәгълүматларны соратып алмая¬чаклар, дип халыкны кисәтә. Бәлане булдырмый калуның иң җиңел ысулы – таныш булмаган кешеләр белән сөйләшү алып бармау.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: