Зәй офыклары

Машина тәрәзәләрен караңгылатып йөрүчеләргә 15 тәүлеккә кулга алу карала

Республика Дәүләт автоинспекциясе кагыйдәләрне бозып, транспорт чаралары тәрәзәләренә күз күрүен киметә торган өстәмә әйберләр куюга каршы таләпләрне катгыйландыра. Техник регламент буенча транспорт чарасының ян-як һәм алгы тәрәзәләре 70 процент яктылыкны үткәрергә тиеш. Кыскасы, хәзер тәрәзәләре караңгылатылган машина хуҗаларына 500 сум штрафтан тыш, яктылык үткәрүне комачаулаучы пленка салдырылмаган очракта, инспекторлар тагын...

Республика Дәүләт автоинспекциясе кагыйдәләрне бозып, транспорт чаралары тәрәзәләренә күз күрүен киметә торган өстәмә әйберләр куюга каршы таләпләрне катгыйландыра. Техник регламент буенча транспорт чарасының ян-як һәм алгы тәрәзәләре 70 процент яктылыкны үткәрергә тиеш. Кыскасы, хәзер тәрәзәләре караңгылатылган машина хуҗаларына 500 сум штрафтан тыш, яктылык үткәрүне комачаулаучы пленка салдырылмаган очракта, инспекторлар тагын бер беркетмә төзи. Монысы полиция хезмәткәре таләбен үтәмәгән өчен. Ул 500дән 1000 сумга кадәр штраф яисә 15 тәүлеккә административ арест белән яный. Узган ел республика буенча караңгылатылган тәрәзәләр белән бәйле кагыйдә бозучылар 45 мең булган, ә шуларның 325е безнең район территориясендә тоткарланучылар. Быелның бер аенда ЮХИДИ бүлеге мәгълүматы буенча, 63 машина йөртүчегә караңгылатылган тәрәзәләр өчен беркетмә төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: