Зәй офыклары

Машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш янә руль артына спиртлы эчемлек кулланган хәлдә утырган

Өч атна эчендә Зәйдә меңгә якын машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган. Шул исәптән автотранспорт белән алкоголь кулланган хәлдә идарә иткән 5 машина йөртүче тоткарланган. Аларга карата административ материал җыелып, транспорт чарасы белән идарә итүдән мәхрүм итү өчен эш судка җибәрелгән.

20 мартта ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафынннан Зәйдә яшәүче машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш янә  руль артына спиртлы эчемлек кулланган хәлдә утырырга җөрьәт иткән 34 яшьлек кеше тоткарлана. Аңа карата  исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителеп, административ җәзага тартылган, әмма шул хәлдә идарә итүен дәвам иткән өчен җинаять  эше кузгатылган.

Бу периодта 42 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, бәхеткә, аларда үлүчеләр һәм тән җәрәхәтләре алучылар юк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: