Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Машина йөртүче хатын-кыз һәлак булды

Бүген Чаллы-Зәй-Әлмәт автомобиль юлында кеше үлеме белән бәйле юл һәлакәте килеп чыкты.

Зәйнең Мирный бистәсе ягыннан төп автомобиль юлына чыгу урынында бүген юл фаҗигасы теркәлде, дип хәбәр итәләр район ЮХИДИ бүлегеннән.
- Бүген иртәнге сәгать 6да Чаллы-Зәй-Әлмәт юлына Мирный бистәсе ягыннан чыгып килүче 1994 елгы хатын-кыз машина йөртүче Хундай Солярис автомобиле белән Вольво FH-TRUCK маркалы йөк машинасы белән бәрелешә. Ул юл йөрү кагыйдәсен бозып төп трассага чыга һәм маневр ясап өлгерми, - дип аңлатма бирде район ЮХИДИ башлыгы Рамил Гарифуллин.
Авария нәтиҗәсендә машина йөртүче хатын-кыз шунда ук үлә, ул Зәй районы кешесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев