Зәй офыклары

Машина йөртүчеләр игътибарлы булыгыз: яңа юл билгеләре куелды

15 февральдә Зәй шәһәрендә яңа юл билгеләре куелды. Болар - машина белән туктап тору (3.27 «Остановка запрещена») һәм автотранспортны кую тыелу (3.28 «Стоянка запрещена») турындагы билгеләр. Әлеге юл билгеләре Нефтьчеләр, Җиңү проспекты, Никифоров, Гагарин, Ленин, Островский, Төзүчеләр, Комсомол, Рәфыйков, Энергетиклар, Лобачевский, Чапаев, Ялчыгол, Казан, Баныкин урамнарына урнаштырылды. Яңа юл билгеләре...

15 февральдә Зәй шәһәрендә яңа юл билгеләре куелды. Болар - машина белән туктап тору (3.27 «Остановка запрещена») һәм автотранспортны кую тыелу (3.28 «Стоянка запрещена») турындагы билгеләр. Әлеге юл билгеләре Нефтьчеләр, Җиңү проспекты, Никифоров, Гагарин, Ленин, Островский, Төзүчеләр, Комсомол, Рәфыйков, Энергетиклар, Лобачевский, Чапаев, Ялчыгол, Казан, Баныкин урамнарына урнаштырылды. Яңа юл билгеләре шәһәрдә юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү өчен урнаштырыла. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган машина йөртүчеләр административ җавапка тартылачак, шулай ук транспорт чарасын махсус штрафстоянкага эвакуацияләү дә кулланыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: