Зәй офыклары

Машиналарны саклау беренче чиратта хуҗалардан тора

Зәй эчке эшләр бүлеге соңгы вакытларда автомобильләрдән аккумуляторлар салдыру буенча бер-бер артлы берничә очрак теркәлүен белдерә. Мәсәлән, 26 март көнне иртәнге сәгать сигез тулып унбиш минута полициянең дежур частенә 25 нән 26 сына каршы төндә машиналарыннан аккумуляторлар югалу турында хәбәр итеп бер-бер артлы ике кеше мөрәҗәгать итә. Бер очракта Җиңү...

Зәй эчке эшләр бүлеге соңгы вакытларда автомобильләрдән аккумуляторлар салдыру буенча бер-бер артлы берничә очрак теркәлүен белдерә. Мәсәлән, 26 март көнне иртәнге сәгать сигез тулып унбиш минута полициянең дежур частенә 25 нән 26 сына каршы төндә машиналарыннан аккумуляторлар югалу турында хәбәр итеп бер-бер артлы ике кеше мөрәҗәгать итә. Бер очракта Җиңү проспекты 1/14 йорты, икенче очракта Нариманов урамы 23 йорт ишекалдында торучы машиналардан урлашу билгеләнә. - Урынга чыгып тикшерү барышында без автомашиналарда тиешле дәрәҗәдә саклык чаралары күрелмәвенә тап булдык. Машиналар төнгелеккә махсус саклану урынына куелмау бер хәл, аларның берсенең ишеге гел ябылмавы, икенчесенең капот капкачы төзексез булуы билгеләнде. Шул сәбәпле без район кешеләренә үз милекләренә игътибарлы булу кирәклеген искәртәбез. Машиналарыгызны сакланучы стоянкаларга куярга, автосигнализацияләр белән җиһазландырырга киңәш итәбез. Сакланганны саклармын дигән халык мәкаленистән чыгармасагыз идее. Ә аккумуляторлар урлау фактлары буенча без эзләү эшен башладык, каракларны тоткарлауга бөтен көчне бирәчәкбез, - ди эчке эшләр бүлегенең дознания бүлеге дознавателе Марина Батаева. Моннан тыш, 24 март көнне дә ике машинадан автомагнитоло, запас тәгәрмәчләр урлану очраклары теркәлгән булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: