Зәй офыклары

Машинасы да янган..

Янгын куркынычсызлыгы хезмәте мәгълүматы буенча, Зәйдә шимбә төне һәм бүгенге иртәдә янгын чыгу очраклары булган. 19 декабрь төнендә сәгать 1 тулып 14 минутта 88нче янгын сүндерү часте Әхмәт авылында ут чыгу турында хәбәр ала. Анда "Зәй" агрофирмасының сөтчелек комплексына якын урында салам һәм печән эскертләре яна. Сәламәтлегенә зыян килүче юк,...

Янгын куркынычсызлыгы хезмәте мәгълүматы буенча, Зәйдә шимбә төне һәм бүгенге иртәдә янгын чыгу очраклары булган. 19 декабрь төнендә сәгать 1 тулып 14 минутта 88нче янгын сүндерү часте Әхмәт авылында ут чыгу турында хәбәр ала. Анда "Зәй" агрофирмасының сөтчелек комплексына якын урында салам һәм печән эскертләре яна. Сәламәтлегенә зыян килүче юк, янгын сүндерүчеләр аның сәбәбен ут төртү ихтималы булу белән бәйли. Ә бүген иртән 5 сәгать 7 минутта шәһәрнең шәхси секторында кирпеч гараж, агач мунча, гараж эчендәге автомобиль яна. Ут чыгу сәбәбен ачыклау бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: