Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Маск бензин транспортының “үлем”ен фаразлаган - Татарстанда процесс башланды инде

Электротранспорт тиздән гадәти автомобильләр, корабльләр һәм самолетларны алмаштырачак. SpaceX һәм Tesla башлыгы Илон Маск Россиянең «Яңа гыйлем» агарту марафонында әнә шундый фикер белән уртаклашты.

«Бөтен транспортның электр транспорты булачагы көн кебек ачык. Язмыш ирониясе буенча ракеталар гына кагыйдәләрдән искәрмә булып тора. Корабльләр, машиналар, һава суднолары электр хисабына хәрәкәт итәчәк», — дип билгеләп үтте Маск.

 

Эчке яну двигательләре булган машиналар тиздән пар двигательләре кебек үк үткәннең кичереше булачак, дип саный эксперт.

 

Татарстанда электротранспортны үстерү процессы башланды инде. КАМАЗ «Кама-1» җиңел электромобиленең эксперименталь үрнәген узган елның декабрендә үк тәкъдим итте.

Шулай ук М12 трассасын үстерү кысаларында Казан электротранспортын үстерү өчен пилот төбәкләрнең берсе булыр дип көтелә: Россия Икътисадый үсеш министрлыгы проекты буенча, шәһәрдә электрда машиналар өчен инфраструктураны үстерү программасы, « транспорт салымы ноль булган һәм бушлай паркинг» барлыкка киләчәк.

Исегезгә төшерәбез, «Яңа гыйлем» өч көнлек марафоны 20 майда старт алды. Бүген мәйданчыкта РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко, уйлап табучы, инженер-электрончы һәм программист, Apple Computer компаниясен гамәлгә куючы Стив Возняк, Россия Федерациясе оборона министры Сергей Шойгу һәм башка экспертлар чыгыш ясый.

 

Чыгышларны рәсми сайтта карарга мөмкин: http://marathon.znanierussia.ru/?utm_source=partner&utm_medium=post&utm_campaign=znanierussia.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев