Зәй офыклары

Матур юбилей кичәсе

“Энергетик” Мәдәният сарае тамашачылар залында якташыбызның 80 яшьлек юбилее уңаеннан чаралар “Озын гомерем хатирәләре” дип исемләнгән юбилей кичәсе белән дәвам итте. Аны Гүзәлия Гатина җанлы итеп алып барды.

Кичәдә район башлыгы Разиф Кәримов,  башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов катнашты. Җылы алкышлар астында сәхнәгә күтәрелгән Хатыйп Миннегуловка Разиф Кәримов  зәйлеләр исеменнән  котлау сүзләрен җиткерде.
- Хөрмәтле Хатыйп Йосыпович, олуг юбилеегызны Сез гаҗәеп киңкырлы эшчәнлек алып баручы профессор, җәмәгать эшлеклесе,  дөньякүләм  фәнни дәрәҗәләргә, югары мактаулы исемнәр һәм бүләкләргә лаек булган милләтпәрвәр шәхес буларак каршылыйсыз. Сезнең кебек төпле белемле, киң колачлы, бөтен барлыгын халкына, аның телен, мәдәниятен үстерүгә, тарихи чынбарлыгын кайтаруга багышлаган мәшһүр, зыялы  шәхесләре  белән Зәй районы халкы лаеклы горурлана. 50 елдан артык гомерегезне фәнгә һәм студентларга белем бирүгә, барлык көчегезне милләтебезнең, ана телебезнең язмышын кайгыртуга, татар сүз сәнгатенең тирән һәм серле катламнарын ачуга багышладыгыз. Дин галиме, табиб, дин эшлеклесе Ялчыгол иҗатын өйрәнүгә, районыбызның йөзек кашына әйләнгән “Таҗетдин укулары” фәнни- гамәли конференциясен оештыру һәм үткәрүгә керткән өлешегез бәяләп бетергесез. Сезгә киләчәктә дә әдәбият өлкәсендә моңарчы күрелмәгән ачышлар ясарга, яңадан-яңа фәнни хезмәтләрегезне халыкка җиткерергә,  аларның лаеклы бәяләнүенә ирешергә язсын. Сез гыйльми кадрлар әзерләүдә дә үзегезне таләпчән, кайгыртучан җитәкче итеп таныттыгыз. Гаилә башлыгы буларак та Сез күпләр сокланырлык, олы хөрмәткә лаек тормыш юлы үттегез. Сезнең кебек бөтен татар дөньясында югары урын тоткан якташларыбыз белән, без- зәйлеләр чиксез горурланабыз, - диде Разиф Галиевич.
  Казаннан килгән кунакларыбыз Рабит Батулла, Данил Салихов, Фоат  Галимуллин, Геннадий Максимов,  Факил Сафин чыгышларында язучыны юбилее белән котладылар һәм аның күпьеллык, күпкырлы эшчәнлеген югары бәяләделәр.  Факил Сафин  - аның укучысы да, ул “Мәйдан” басамасында Хатыйп аганың шактый укучылары эшләвен бәян итте. Россия Федерациясенең атказанган укытучысы сеңлесе Хәнифә апа котлау чыгышын шигырь юллары аша җиткерде. Якташ  бу көнне туганнары, авылдашлары  җылы котлавын да кабул итте. Гөлнур апасын әнисе урынына калган апам диде һәм  әнисен җылы итеп искә алды.
-Әнкәй безнең өчен гадәти ана гына түгел, ата да, президент та, прокурор да булды. Аның һәр сүзе, һәр ым – карашы безнең өчен катгый закон иде. Ул безне бик кыен елларда да ашатты, киендерде, хезмәтебез белән көн күрергә, кешеләрне рәнҗетмәскә, тыйнаклыкка, туганлыкның кадерен белергә өйрәтте. Безнең өчен олы, абруйлы зат, рухи терәк булды” – диде ул.
Тамашачылар якташның чыгышын кызыксынып тыңлады. Кичәнең башыннан ахырына кадәр Хатыйп агага  мәдхия укылды.
-80 яшькә җитү – зур каһарманлык ул. Әти-әни, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен. Туганнардан уңдым, укытучыларыма, Зәй ягына  бурычлымын. Зәй уңышлары куандыра. Вакыт табып минем белән очрашуга килүегезгә рәхмәтлемен. Бу -  мәдәният, әдәбият, тарихка хөрмәт билгесе ул, - диде  Хатыйп ага чыгышы ахырында.
Аның “Озын гомерем хатирәләре” дип исемләнгән китабыннан Югары Мәлем мәктәбеннән укучылар, район мәдәният йортлары хезмәткәрләре тарафыннан өзекләр күрсәтелде. Татарстанның атказанган артисты  Фәрит Мирзануров, Казаннан килгән җырчы Энҗе Шәймурзина, район-шәһәр,  мәдәният сарае үзешчәннәре чыгышлары исә  кичәгә  ямь, аерым мәгънә  өстәде. Шул рәвешле, өч сәгатькә сузылган кичә бер сулышта узды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: