Зәй офыклары

Матурлык яратучы Эльвира

Тормыш үлчәвендә хәсрәтме, бәхетме күбрәк булуын алдан беркем дә белми... Яшәгән вакытта әле авырлыгы ишелеп төшә, әле уңышлар куандыра. Була бит шундый ханымнар - тормыш аларны төрле хәлләргә куеп сыный, ләкин алар югалып калмый, тырыша-тырмаша, кулдан килгәнен дә, килмәгәнен дә эшли.

Бу язманың герое да нәкъ шундый. Мәктәптә бик яхшы билгеләренә генә укый, укуны тәмамлагач хыялын тормышка ашырырга Казанга юл тота. Максатчан кызга Казан университетының журналистика бүлегенә укырга керү дә авыр булмый. Дәртләнеп, җиң сызганып укый башлый, ләкин укуын гына дәвам итәргә язмый аңа. Тагын өч кечкенә апае белән ялгыз калган әнисенә авылда тормыш итү авыр була. Эльвира әйберләрен җыеп авылга кайта һәм шуннан җиң сызганып дөнья көтә башлый. Яратып, гашыйк булып чыккан ире ике баласы  белән калдырып киткәч, тормышны җигелеп тартырга туры килә аңа. Аның өстендә ике баласы, кечкенә апайлары һәм авыру әнисе. Югалып калмый тәвәккәл хатын, күп итеп малын асрый, кош-корт үрчетә, бәрәңге бакчасы да буш калмый. Кирәк икән бүрәнә күтәрә, чүкеч-балта тота, ат та җигә, машина йөртергә дә өйрәнә ул. Балаларын аякка бастырганда җиләк җыеп акча эшләү юлын таба. Иртәнге сәгать  өчтән китеп җиләк җыя, кичкә сатып та  та кайта.
 Ихатасы да ир-атлы хуҗалыктан ким түгел - гөлт итеп  тора, бакчасы  яздан көзгә кадәр гөл-чәчәкләргә күмелә. Шул чәчәкләр арасындагы беседкада матур җәй көннәрендә туганнары, балалары белән бәйрәмнәрне билгеләп үтәләр. Эльвира төп йорт булып барысын бергә җыеп, туплап тора, аның йортыннан кеше өзелгәне юк, сеңлесе, энеләре белән гөрләшеп, ярдәмләшеп яшиләр. 
 Эльвира ханым Исрафилова озак еллар Югары Мәлем мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләде. Матур-матур кичәләр оештырды, җырлый да ул, сөйли дә, оста итеп бии дә. Кулы да алтын аның, бәйли-чигә, кул эшләре күргәзмәләренә төрле материаллардан әйберләр ясый, бәйгеләрдә катнашырга да вакыт таба.
 Тырыш ханым бүгенге көндә балаларына куанып, тормыштан ямь табып  яшәп ята: кызы югары белем алып, кияүгә чыкты, улы да солдат хезмәтен үтәп кайтып эшләп йөри. 
 Эльвира  көн саен, машинасын кабызып, Зәйгә эшкә кузгала, һәр көн йөреп эшләү хатын-кызга җиңел түгелдер, ә ул зарланмый. Кыш көннәрендә дөнья аклыгына куа-на, җәй көне якты кояш нурына да сөенә белә ул. Киң күңелле, ярдәмчел, кешеләргә  ихтирамлы була белгән өчен фәрештәләре дә булышадыр  аңа. Амин, мәңге шулай булсын!
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: