Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Матурлык яратучылар

Шәһәрнең Ленин урамыннан 7нче мәктәпкә кергәндә юл кырында үсеп утыручы гөл-чәчәкләргә күпләр сокланып уза.

Биредә элек ватылган чүлмәк формасындагы вазонда чәчәкләр үсеп утыра иде, әмма соңгы ике елда ул юкка чыкты. Шуңа күрә мондагы буш мәйданда чүп үсеп утырмасын өчен Ленин урамының 23нче йортында яшәүче Фәүзәния Глухова гөл-чәчәкләр үстерергә булган.

Фәүзәния апаны һәр көн иртән эшкә барганда әлеге чәчәклек янында күрәм. Ул аларга я су сибә, я чүпләрен утый.

- Һәр көн иртән иң элек бирегә чәчәкләр янына чыгам: кайсылары ачылган икән, кайсылары менә-менә атарга тора, барысын да сәламлим, сөйләшәм. Чәчәкләр бит яхшы кәеф өсти, күңелне күтәрә. Аларның һәрберсенең чәчкә атканын күреп сөенәм, күңелләр күтәрелеп китә, - ди ул.

Ул утырган амарант, космея, петуния чәчкәләре тирә-якка ямь биреп утыра.

Ленин урамы 23нче йортның соңгы подъезды да гөл-чәчәкләр камалышында утыра. Әллә ничә төстәге петунияләрләрне күреп күзләр камаша. Йорт каршыннан узучылар бу матурлыкка сокланып, чәчәк үстерүчеләргә рәхмәтләрен әйтеп китәләр, алар күпме кеше күңеленә шатлык бирәләр,  диләр.

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев