Зәй офыклары

Мавыктырып, уйнатып тәрбияли

“Сез – иң гүзәл кеше икәнсез!” рубрикасында шәһәр балалар бакчалары педагоглары белән таныштыруны дәвам итәбез. Бүген игътибарыгызга - “Шатлык” бакчасы педагогы Гөлзар Ямбаева.

Гөлзар Фәннуровна - игелекле, ярдәмчел, позитив кеше, тәҗрибәсен хезмәттәшләре  белән уртаклаша, белемнәрен камилләштерә, балалар белән эшләүдә яңа ысуллар һәм алымнар эзли.

Баланы мавыктыра белү – бу педагогка хас аерым бер сәләт. Һәр баланы тәрбияләүдә һәм укытуда индивидуаль якын килергә тырыша. Һәр очракта баланың яшь үзенчәләгеннән чыгып, эш итә.  Шөгыльләрдә балалар кызыклы эш белән мәшгүль, бар нәрсә уен формасында, тиешле итеп оештырыла. Тәрбияченең уңай энергетикасы  ата-аналар белән аралашуда да ярдәм итә.

Узган уку елында Гөлзар Фәннуровна «Ел тәрбиячесе-2020» конкурсының муниципаль этабында лауреат исеменә лаек булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: