Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Майсәрвәр Ханнанова: Хәзер бу рәхәт дөньяга, туклыкка, балаларның бәхетле балачагына куанып бетә алмыйм

Майсәрвәр (Зыятдинова) Ханнанова 1934 елның 16 гыйнварында, игезәк сыңары булып, Кәрәкәс авылында туа. Аларның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Мәйсәрвәр апа туган-туфрагында дүрт бала үстереп, колхозда эшләп пенсиягә чыгып, әлеге көндә дә үз көнен үзе күрә.

Сугыш, хәрби хезмәт хатын-кызлар өчен түгел, дисәләр дә, Бөек Ватан сугышы елларында алар да ир-егетләр белән беррәттән яу кырындагы авырлыкларны үз җилкәләрендә татыганнар. Көтелмәгәндә башланып дүрт ел буена сузылган сугыш афәте безнең язмабыз герое язмышында да тирән эз калдырган.  Сугыш еллары авырлыкларын үз җилкәсендә татыган, олы тормыш юлы үткән Кәрәкәс авылында яшәүче  Майсәрвәр Ханнанова хәтер сандыгын яңартып, истәлекләре белән уртаклаша.
Майсәрвәр (Зыятдинова) Ханнанова 1934  елның 16 гыйнварында,  игезәк сыңары булып, Кәрәкәс авылында туа. Аларның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Мәйсәрвәр апа туган-туфрагында дүрт бала үстереп, колхозда эшләп пенсиягә чыгып, әлеге көндә дә үз көнен үзе күрә.

 

Авыр елларга туры килгән балачак

”Безнең балачак булмады, аны сугыш урлады”, - дип оныкларына, инде оныкчыкларына балачак хатирәләрен еш сөйли ул.

 “Әнкәй иртүк әткәйгә бер күкәй пешерә иде, безгә юк инде ул. Юрган астыннан кызыгып карап ята идем.  Әй, бигрәк авыр елларга туры килде инде безнең сабыйчак, хәзер искә төшсә, куркып куям. Без әле укырга да кермәгән, 7 яшьләр чамасындагы ике игезәк кыз бала. Әни бар эшне тезеп, безгә тапшырып, иртүк абыйлар белән басуга китә. Буебыз ашарга пешерү өчен казанга җитми, урындык куеп менәбез. Казан астына ут ягып, әниләр кайтуга, бөтен гаиләгә бәрәңге пешерә идек. Ничекләр ут чыгармаганбыз да ничекләр пешмәгәнбез инде. Әткәй олы яшьтәге кеше булганга, сугышка алмадылар. Ул тарантас ясап, кәрҗин-чуманнар үреп, безне умачлы аштан аермады. Әткәйнең, их, бу балаларга туйганчы ипи ашатсаң иде, дип уфтанганнары истә калган”.

 

“Сугыштан кайткан Гали абыйның алдына утырып күкрәгендәге медальләрен сыйпап утырганымны хәтерлим”
“Сугышка өч абыемны алдылар. Сәлахетдин, Мөхәммәтгали, Кашафетдин абыйлар. Кашафетдин абыебыз сугыштан кайтмады, хәбәрсез югалды. Сәлахетдин белән Гали абзыйлар күп тапкырлар яраланып, исән калып, авылга кайта алдылар. Гали абый 16 яшендә сугышка китте. Берлинга кадәр барып җитте. Гали абый сугышка киткәч, әнкәй төннәрен торып утырып, кай җирләрдә микән Мөхәммәтгалием, дип, елый-елый Аллаһыдан исәнлеген сорап, дога кылып утырганы хәтердә. Гали абый сугыштан кайткач, алдына утырып, күкрәгендәге  “Батырлык өчен” бирелгән  медальләрен карап утырганымны хәтерлим.
Хәзер бу  рәхәт дөньяга, туклыкка, балаларның бәхетле балачагына куанып бетә алмыйм.”

“Кырда башак җыйганда чиләгебезне көчкә  сөйри идек”

Авыр көрсенеп, Майсәрвәр апа хәтер йомгагын сүтүен дәвам итә:

“Сугыш башланганда без беренче класста идек. Укытучыбыз безне җыеп, кырга башак җыярга алып чыга иде. Чиләгебезнең төбе җиргә тия, авыр, көчкә сөйрибез. Ул борчак җыюлар үзәккә үтте. Ул елларда басуларны чүп үләне басты. Борчакны чапмыйлар иде, әрем, билчән арасыннан сабагы белән аралап җыябыз. Аннан аны сугарга алып китәләр.Төнге сменага ындыр табагына куалар иде. Анда буебыз җитмәгәч кәткегә басып (сапсыз зур чиләк), “суртувка машинасы”н әйләндерәбез, аны әйләндерү бик авыр, куллар сызлый иде.
Халык ачтан бик интекте. Шулай беркөнне Майфәрвәз белән иртәгәгә дә булыр дип кычыткан җыйдык, юк бит әле ул җыярга, су буйлап кычыткан эзләп, Амарга кадәр төшеп җитәсең. Ярар, әнкәй кычытканны пешекләп, өч йомарлам итеп кар базына төшертте. Шуларны урлаганнар бит! Әй, елаган идек Майфәрвәз белән. Морҗадан төтен чыкканны караштырып, уйнаган җирдән өйгә кергәләп карап, әни казан астына якмады микән дип,үләнле кысыр аш пешкәнен көтеп йөри идек. Ул аны ничек пешергәндер, шулкадәр тәмле тоела иде.

“Сугыш бетү хәбәрен мәктәптә ишеттек”

 Әнкәйләр берәр өйгә җыелып, лампа яктысында солдатларга бармаклы бияләй бәйлиләр иде. И-и, нинди генә заданиеләр булмады ул заманда: фронтка дип капчык-капчык бәрәңге киптерүләр... Сугыш беткәндә без дүртенче класста укый идек. Кифая белән (Байракта яшәүче) бергә укыдык. Әнисе бик әйбәт кеше иде, озын тәнәфестә Кифая: ”Әйдә, кызый, безгә кайтабыз,”-дип өйләренә чакыра иде. Әнисе ипи белән чәй эчертеп җибәрә иде безне. Урыны оҗмахта булсын.

Сугыш бетү хәбәрен мәктәптә ишеттек. Ике укытучыбыз да елыйлар: Фәйрүзә апа ир туганы сугышта үлеп калу кайгысыннан, Закирә апа ире исән калганга, сугыш бетү шатлыгыннан. Ул көнне укулар булмады,өйләргә кайтарып җибәрделәр”.

“Үткәнеңне онытсаң, хәзерге рәхәтлекнең кадерен белмәссең”

Менә шундый истәлекләр. Майсәрвәр апаның хәтеренә сокланып утырам. Классларында 16 бала булганнар, һәммәсенең исем-фамилиясен тезеп чыкты.  Рафаил абый Габдрахмановның зур озынча кызыл бәрәңге ашавына тикле, хәтта эвакуацияләнгән еврей кызының Шура дигән исеменә кадәр хәтерендә. Сугыш башлангач авылга сугыш барган җирләрдән эвакуацияләнгән кешеләрне  китереп тутырганнар. Аларны хәллерәк, зуррак өйле кешеләргә урнаштырганнар. Әтисенең әнисе Тайфә әбигә дә биш бала өстенә бер әбиләре, әнисе белән кечкенә кызы булган гаиләне керткәннәр. “Ул балалар безнең белән уйныйлар иде, әгәр күктә берәр самолет тавышы ишетелсә, күренсә, ”немецский самолет”  дип куркып, өйгә йөгереп качалар иде. Без дә аларга ияреп кача идек”, - дип дәвам итә сүзен әнием.
Менә шулай, әле кичә генә булган хәлләр кебек сөйли Майсәрвәр апа сугыш елларын. Аңа быел 87 яшь тулды. Бүгенге көненнән бик канәгатъ ул, шөкер итеп бетерә алмый.

”Без күргәннәрне бер буынга да күрергә язмасын, үткәнеңне онытсаң, хәзерге рәхәтлекнең кадерен белмәссең”,- дип шөкерана кылып, әле тәмле-тәмле камыр ашлары пешереп, матур гөлләр үстереп, үлгәннәргә дога кылып, исәннәргә рәхмәт укып, балалары-оныкларын куандырып яши ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев